Краснокама районы Куян мәктәбенең ихатасына аяк басу белән үзеңне матурлык һәм муллык дөньясына килеп кергәндәй тоясың. Ике катлы матур бинада урнашкан белем учагының бихисап җимеш куаклары, бакча җиләге, төрле-төрле яшелчәләре, тирә-якны гүзәллеккә төрүче аллы-гөлле чәчәкле бакчасы әллә каян ямь биреп тора. Әле бу чәчәк үсентеләренең күбесе тәрәзә төбендә түтәлләргә чыгару вакытын көтә. Яз аенда да ямен югалтмаган бакчаның җәен тагын да сокланырлык булачагына һич шигебез юк. Без барганда бер төркем кызлар һәм егетләр мәктәп бакчасында үсентеләр утырту белән мәш килә иде.Димәк, биредә хезмәт сөюче, тырыш укучылар белем ала һәм тирә-якта матурлык тудыра белүче, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар эшли.Куян мәктәбенең тагын бер үзенчәлеге – биредә күптөрле милләт балалары бергә дус, тату яшәп, белем ала. Бүген мәктәптә урыс, башкорт, татар, мари телләрен туган тел буларак өйрәнәләр. Әлбәттә, берничә милләт вәкиле тәрбия һәм белем алган уку йортының эчке тормышы бай һәм кызыклы булуы бе