Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

""Кызыл таң"сыз яши дә алмыйм!"

Исегезгә төшерәбез, 26-28 майда Уфада беренче тапкыр “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе узачак, аны үткәрү башлангычын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплады.Анда эре нәшриятлар, китап кибетләре, китапханәләр, букинистлар катнашачак, язучылар, рәссамнар, актерлар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре белән очрашулар узачак. Ярминкәдә яңа нәшер ителгән иң кызыклы китапларны сатып алырга мөмкин булачак. Безнең өчен иң мөһиме - биредә гәзит-журналларга да язылу оештырылды.Бәйрәм ачылуга ук килеп, тәүгеләрдән булып "Кызыл таң"га язылучы хезмәт ветераны Әнисә Мулланурова:- Башкала халкын һәм кунакларны бәйрәм белән тәбриклим, тизрәк бирегә килеп җитегез! - ди. - Үзем бәйрәмне яраткан "Кызыл таң"ыма язылудан башладым, чөнки аннан башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм!Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар, без сезне анда көтәбез.