Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы:– Безнең “Сәламәтлек поездлары”ның эше тиешле нәтиҗәләр бирә. Бер яктан, алар хафага сала, бу диагнозларның һәрберсе артында – кеше язмышы. Икенче яктан, без акцияне ерак торак пунктларда яшәүчеләрнең тикшеренү мөмкинлеге булсын һәм алар, кирәк икән, арытаба дәвалану буенча тиешле күрсәтмәләр алсын өчен оештырдык. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада “Сәламәтлек поездлары” янә үз эшен җәелдерде. Бу – республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бишенче ел рәттән уздырган акция. Ул шулкадәр кирәкле булып чыкты ки, аны Русиянең иң яхшы проекты дип таныдылар һәм бөтен ил буенча кулланырга тәкъдим иттеләр. 1. Бу эшнең асылы нидә? Бу – күчеп йөрүче мобиль комплекслар, алар пациентларның сәламәтлеген тикшерү өчен республиканың иң ерак почмакларына җибәрелә. Авыл халкы табибларга күренергә атлыгып тормый, бигрәк тә бакча эшләре вакытында. Моның сәбәпләре берничә: район дәваханәсеннән ерак яшәү, вакыт җитмәү, аз гына авырып