Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Аның иңнәрендә – милли театр тарихы

Үсмер чагыннан ук башкаланың Карл Маркс урамында, ул чакларда “Ким” дигән комсомол клубында драма, хор, әдәбият түгәрәгендә шөгыльләнгән Зәйтүнәне Уфада сәнгать институты ачылгач беренчеләрдән булып шушы уку йортына кабул итәләр. Техникумда укыган вакытында ук ул Башкорт драма театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә катнашу бәхетенә ирешә, чөнки кыз үзен чын мәгънәсендә сәхнә өчен генә яратылган итеп таныта. Янып торган зәңгәр күзләр, кыюлык, чибәр йөз, зифа буй-сын, ярсу йөрәк, бай күңел – бу Зәйтүнәнең асылы.Әйе, 1908 елда Чишмә районының Сафар авылында туып, 1921 елдан Уфада яшәгән, заманасы ни күрсә, шуны күреп буй җиткергән СССРның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зәйтүнә Бикбулатованың иҗади мирасы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарихында аерым урын алып тора.1928 елда Зәйтүнә Бикбулатова сәхнәдә режиссер Мортазин-Иманскийның Мөхәммәтша Бурангулов мелодрамасы буенча “Башкорт туе” спектаклендә Гөлгайшә ролендә дебют ясый. Аннары ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз язмышын Башкорт академия драма театры белән бәйли. Узган гасырның 30нчы елларында гына аның эшендә тәнәфес була, бу да аның гаебе белән булмый. 1938 елда ул яла ягу аркасында репрессияләнә һәм ике елга сөргенгә җибәрелә.Зәйтүнә Бикбулатова реалистик мәктәпнең классик актрисасы буларак формалаша, аның иҗатына һәрвакыт психологик характерларның тирәнлеге һәм башкару осталыгы хас була. Сәхнәдә ул нәфис актерлык осталыгы, чагу драматизм һәм лиризм белән тулы образлар тудыра. Башкорт академия театры репертуарында Зәйтүнә Бикбулатова дөнья драматургиясенең классик әсәрләре буенча спектакльләрдә барлык төп рольләрне уйный: Дездемона (У. Шекспир, “Отелло”), Лауренсия (Лопе де Вега, “Сарык чишмәсе”), Амалия һәм Луиза (Фридрих Шиллерның “Разбойниклар”, “Мәкер һәм мәхәббәт)”.Зәйтүнә Бикбулатованың урыс классик драматургиясе әсәрләрендә тудырган онытылмас образлары: Елизавета (Лев Толстой, “Тере мәет”), Елена Андреевна (Антон Чехов, “Дядя Ваня”, Александраиса (Александр Островский, “Бесприданница”). Лев Толстойның шул ук исемдәге романы буенча “Анна Каренина” спектаклендә төп рольне зур осталык белән башкара. Зәйтүнә Бикбулатова иң танылган совет драматургларының пьесаларында да күп уйный.Зәйтүнә Ислам кызы Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Азат Абдуллин һәм башка әйдәп баручы башкорт драматургларының барлык пьесаларында диярлек төп рольләрне башкара. Ул күп кенә радио һәм телеспектакльләрдә, әдәби-музыкаль композицияләрдә катнаша.Зәйтүнә Ислам кызы бөтен гомерен башкорт театр сәнгатенә багышлый, актив җәмәгатьче дә була. Озак еллар Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе вазыйфасын үти, шушы берлекнең Үзәк советы президиумы әгъзасы да була, хәзерге Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортын төзүдә зур роль уйный. Авыр язмыш сынаулары кичергән елларында да театрга тугры кала халкыбызның мәшһүр кызы. Зәйтүнә Бикбулатова гомеренең соңгы көннәренә кадәр аңа хезмәт итә.Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.