Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Алтын – безнеке, рөхсәт – Мәскәүдән...

Кичә парламент Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.Үз чыгышында ул Урал аръягында алтын чыгару белән килеп туган проблемага да кагылды. Төбәк җитәкчесе, вәхшиләрчә ысул белән алтын чыгару урындагы халыкны да, төбәк Хөкүмәтен дә бик борчый, дип билгеләде. Ул белдерүенчә, проблема шунда: алтын табучылар, Башкортстан Хөкүмәте һәм муниципалитет җитәкчелеге белән килештермичә, федераль дәрәҗәдә лицензияләр ала. Шуңа күрә мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер юлы – рөхсәт документларын бирү вәкаләтләрен төбәк властьларына тапшыру. “Республика халкы һәм муниципалитет башлыклары лицензия бирелгәнен бу урында беренче техника барлыкка килгәч кенә белә. Бу кешеләрнең ачуын китерә һәм аптырашта калдыра. Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык белән без мондый мәсьәләләр турында ачык итеп сөйләшәбез. Ләкин хәзерге вакытта системалы чишелеш юк. Без лицензия бирелгәнче эшне җирнең хокук иясе белән килештерелергә тиешлеген белдердек. Әмма бу мәсьәләләр әлегә хәл ителмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт җыелышы-Корылтайның законнарны үзгәртү буенча шактый зур тәҗрибәсен һәм аларны Дәүләт думасында үткәрү буенча нәтиҗәле эшен исәпкә алып, мин алтын чыгаруга лицензияләрне бирүгә кагылышлы тәкъдимнәрне формалаштыруны сорыйм”, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Радий Хәбиров. Гомумән алганда, көн тәртибенә 50дән артык мәсьәлә чыгарылган иде. Аларның күпчелеге республика законнары проектларын карау белән бәйле. Депутатлар җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянскаяның һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкил Михаил Закомалдинның чыгышларын тыңлады. “Быел Башкортстанда 7 эре предприятиене хосусыйлаштыру планлаштырыла. Бу икътисадның дәүләт секторын оптимальләштерү, хуҗалык оешмалары эшчәнлегендә республиканың катнашуын киметү, икътисадның реаль секторына бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итү һәм республика бюджетына керем формалаштыру өчен кирәк”, – диде Наталья Полянская. Ул, шулай ук, быел дәүләт унитар предприятиеләрен хуҗалык җәмгыятьләренә үзгәртеп кору эше дәвам итәчәген әйтте. Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Михаил Закомалдин чыгышында республикада ремонтка мохтаҗ авыл амбулаторияләре исемлеген игълан итте. Мәсәлән, Иглин районы Олы Теләк авылындагы медицина учреждениесе түбәсенең бер өлеше юк. Бу бөтен бинаның торышына куркыныч тудыра, әмма мәсьәлә 2019 елдан бирле хәл ителми. Дүртөйле районы дәваханәсенең психиатрия бүлегендә 2016 елдан ремонт көтәләр. Михаил Закомалдин билгеләп үтүенчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, медицина учреждениесендә эшләр агымдагы елда башланырга тиеш. Шулай ук, Кеше хокуклары буенча вәкил авыл җирендә яшәүчеләрдән алган берничә шикаятькә тукталды. “Аерым алганда, бу – амбулаторияләрдә процедуралар санын киметү. Иглин районы халкы үзәк район дәваханәсенә кабул итүгә эләгә алмауга зарлана. Кайбер амбулаторияләрдә стационар хезмәтнең ябылуына шикаятьләр килә. Алар турында сәламәтлек саклау министрына мәгълүмат бирелде”, – диде ул.Башкортстанда инвесторлар өчен салым ташламасын тагын бер елга озайтачаклар. Пленар утырышта шундый закон кабул ителде. Законны гамәлгә ашыру республика бюджетына 505 миллион сумга төшәчәк, әмма салым преференциясеннән алган икътисади нәтиҗә предприятиеләрнең тотрыклы эшләве һәм инвестиция планнарын гамәлгә ашыру исәбенә бу суммадан артып китәчәк. 1 майга Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегендә 781,2 миллиард сум инвестицияләр күләме белән 295 проект бар. Аларны гамәлгә ашыру 33,1 мең яңа эш урыны булдыруны күздә тота.Резеда ГАЛИКӘЕВА.