“Изгелекнең юктыр чикләре”, диләр. Урамнан узып баручыга елмаеп карауны да, кечкенә кош баласына җим ташлауны да, янган йорттан бәхетсезлеккә таручыны тартып чыгаруны да шушы кыска гына “изгелек” сүзе үз эченә сыйдырган. Теләк булганда, берничә секунд эчендә дә никадәр изгелек эшләп була! Соңгы вакытта илдә барган вакыйгаларны искә алсаң, чыннан да, изгелекнең чиге юклыгын аңларга була.Иглин районында туып-үскән Салават Мостафин да гади генә малай булган. Бүген инде ул үзе – 3 малай әтисе. Шәхси хуҗалыкта завхоз булып эшли, Келәш авылында үз йорты белән яши. Авыл Советы рәисе Үктәй авылыннан депутат булырга тәкъдим ясагач, Салават үзен сынап карарга була. Авыл халкы да аны бертавыштан сайлый. Салаватны биредә яшәүчеләр генә түгел, тирә-яктагылар да яхшы белә. Нәкъ изге эшләре белән дан яулаган да инде бу егет.– Башкарган һәр эшне истә дә тотып булмый инде хәзер. Бик күп булды бит алар, – дип, тыйнак кына елмая ул.Яңа ел бәйрәмнәренә – балаларга, “Өлкәннәр көне”нә олы буынга бүләк җыюмы