Бу кара кашлы Борай егете гармунын күтәреп сәхнәгә чыккач та тамшачы күңелен яулап алган иде инде. Үзе чибәр, үзе оста - кемнәр генә яратмасын бу сандугач баласын?!Соңрак егетебез үзе дә көйләр яза, аларны үзе башкара башлады, инде хәзер иҗат төркеме белән мөстәкыйль концертлар куя.Гаиләсендә яраткан ир, сөекле әти дип беләбез. Кәләштән дә уңганга охшый, уңмаса, яшьләр инде икенче фатир алалмаслар иде."Яркий", каршы ал безне. Аллаһка шөкер, яхшы хәбәрләр, дуслар. Икенче фатирыбызны алдык. Матур. Яңа микрорайонда. Исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын. Киләккә ышанычлы карап, алга барабыз", – дип язган ул социаль челтәрдә.Яхшы хәбәрне язарга да, укырга да күңелле инде! Яңа фатирда тагын бер сандугачны да сайратыгыз дип телибез сезгә, яшьләр.