26-28 майда Уфа халкын һәм башкала кунакларын зур вакыйга көтә: Уфада беренче тапкыр “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе узачак, аны үткәрү башлангычын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплады. Анда эре нәшриятлар, китап кибетләре, китапханәләр, букинистлар катнашачак, язучылар, рәссамнар, актерлар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре белән очрашулар узачак. Ярминкәдә яңа нәшер ителгән иң кызыклы китапларны сатып алырга мөмкин булачак.Кунакка кемнәрне көтәбез?Уфадагы китап ярминкәсендә үз продукциясен йөзгә якын нәшрият тәкъдим итәчәк. Болар — Мәскәү предприятиеләре дә, мәсәлән, “Мәгърифәт”, “Этерна”, “Альма-матер”, шулай ук төбәкләрдән Дагстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Татарстан, Санкт-Петербургтан күп кенә дәүләт һәм шәхси нәшриятлар да. Якын чит илләрдән Белоруссия, Абхазия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан да китаплар сатып алу мөмкинлеге булачак.Әлбәттә, укучыларны Уфа нәшриятлары да сөендерәчәк. “Республика Башкортостан” нәшрият йортының күргәзмәсен мотлак карарга чакы