Мошенниклар халыкны кәкре каенга терәүнең яңа ысулларын әледән-әле уйлап чыгарып кына тора. Интернет заманы булгач, күп очракта акчаны кулга төшерү дә электрон мәйданчыкта бара. Сөйләп, кисәтелеп торылса да, алданулар, кредит алып, ят кешеләргә күчерү очраклары бик күп. Мисал итеп үзем яшәгән Нефтекама шәһәрен китерә алам: “02 Нефтекамск” дигән чатта яңа корбаннар, кешеләрнең зур сумма акчадан колак кагулары турында әледән-әле сүз бара. Кызганыч, мошенниклардан зыян күрүчеләр арасында өлкән буын кешеләре бик күп.Әлеге мәкаләдә алдауның иң киң таралган схемалары һәм алдану очраклары турында сүз алып барабыз.“Банк хезмәткәрләре”Бу – иң заманча мошенниклык ысулы. Җинаятьчеләр бер тапкыр кулланыла торган сим-картага АТС рәсмиләштерә, ә аннары үз телефон номерын банк номерына алыштыра.Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр корбаннарга шалтырата һәм нинди дә булса алымнар белән алардан карта номерларын, бер тапкыр кулланыла торган сер сүзләрне һәм банк карталары буенча операцияләр үткәрү өчен кирәкле кодларын белергә омтыла. Шулай ук “банк”ның ялган номерыннан мошенниклар банк клиентларына карта блокировкалау турында смс-хәбәрләр җибәрә.Нефтекамада яшәүче 58 яшьлек иргә “Сезнең банк картагыз блокланган” дигән смс килә. Тулы мәгълүмат алу өчен аңа билгеле бер номерга бушлай шалтыратырга тәкъдим ителә. Ир күрсәтелгән телефон аша шалтыратканда аңа серверда өзеклек килеп чыгуын әйтәләр һәм картаның номерын, шулай ук ПИН-кодын, яңадан теркәү өчен карта турында барлык мәгълүматны хәбәр итүләрен сорыйлар. Зыян күрүче аны-моны уйламыйча кирәкле саннарны хәбәр иткәч, җинаятьчеләр читтән торып счет белән идарә итү мөмкинлеге ала һәм ирнең картасыннан 205 мең сум акчаны салдыра.Шуңа да банклар да, хокук саклаучылар да безне кисәтүдән туктамый: карта реквизитларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый! Чын банк вәкилләре аларны үзләре белә. Бер генә оешма да, шул исәптән банк та, карта хуҗасыннан ПИН-кодны таләп итәргә хокуклы түгел.Мондый смс килсә, яки шалтыратсалар, картаны блоклау турындагы мәгълүматны тикшерү өчен банкның клиент хезмәтенә шалтыратырга кирәк.“Әтием үлде, җирләргә акчам юк...”Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә аерым кешеләрнең аккаунтларын “җимереп”, туганнарына, танышларына, дусларына шул кеше исеменнән “әтием үлде, җирләргә акчам җитми, әҗәткә биреп торыгызчы... әнием кинәт чирләп китте, операциягә акча кирәк, ярдәм итегезче...” кебек хәбәрләр җибәрү очраклары арткан. Мондый күңелсез хәбәр алучы танышлар һәм дуслар, кагыйдә буларак, борчуга төшеп, аны-моны уйламый, авыр хәлдә “калган” кешегә ярдәмләшү йөзеннән акча салырга тотыналар.Минем танышым белән дә шундый хәл булды. Айдарга Зөлфия исемле танышыннан: “Сәлам, авыр хәлдә калдым. Әниемне даруханәгә чыкканда машина бәрдереп киткән, әле ул дәваханәдә, комада ята. Әгәр иртәгәгә кадәр операциягә фәлән сум акча җыя алмасам, аны ясамаячаклар. Күпме булдыра аласың, әҗәткә биреп тор әле. Кайтарырга тырышырмын”, дигән смс килеп төшә. Айдар, дустына шалтыратыр урында, ярдәм йөзеннән унбиш мең сум акча күчерә. Күчермәс, шикләнер дә иде, бәлки, тик Зөлфиянең “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Әнием, зинһар терел!” дигән язу куелган. Шуны күргәч, егет ышана, ә алдаучылар шуңа исәп тота да инде!Арзан хакка – велосипед!Шушы көннәрдә нефтекамалыларның бик күбесе арзан хакка тәкъдим ителгән велосипед “сатучылар”ның корбаны булды.Социаль челтәрләрдәге игъланга ышанып, күрсәтелгән номерга бик күпләр акча күчерә һәм күрсәтелгән көнне тиешле адреска товарларын алырга бара. Тик анда велосипед булмый, ә акча күчергән телефон номеры тиз арада “абонент недоступен”га әйләнә.Ни акча, ни телефон!Мошенниклар капканына көн саен йөзәр, меңәр кеше эләгә. Менә 20 апрельгә булган белешмә.68 яшьлек ханымга, элек финанс пирамидасында “янган” акчасын кире кайтарырга тәкъдим итеп, үзләре әйткән бер счетка 40 мең сум акча күчерергә кушалар. Ханым шулай итә дә, тик вәгъдә иткән акчасын көтеп ала алмый. Икенче бер нефтекамалыга Телеграмм-каналда кыйммәтле телефонны 70 мең сумга гына алырга тәкъдим итәләр. Ир, һич икеләнмичә, тиешле акчаны күрсәтелгән номерга күчерә. Билгеле инде ни телефон, ни акча...80 яшьлек апага да: “Сезгә кредит рәсмиләштереп яталар! Моны туктатыр өчен тиз арада акчагызны резерв фондка күчерергә кирәк”, – дип шалтыраталар. Өлкән яшьтәге апа мошенниклар ничек куша, шулай эшли дә. Шулай итеп, 235 мең сум акчасыннан колак кага. Нәтиҗә билгеле инде: бернинди резерв фонд та юк, барысы да мошенниклар кулына китә!Бер көн эчендә 609 мең сум!Яңарак кына Нефтекамада яшәүче 62 яшьлек ханымга, Сезнең исемгә мошенниклар кредит алырга җыена, дип шалтыраталар. Имеш, бу операцияне тизрәк туктату өчен телефонга “RustDesk” Remote Desktor” дигән кушымта урнаштырырга кирәк. Ханым әлеге кушымтаны телефонына куя һәм шул рәвешле үзенең банк картасына, телефонына юл ача. Мошенниклар кушуы буенча онлайн-банкларына керә, шул ук вакытта аның картасыннан 41 мең сум акча юкка чыга. Ханым, моның шикле икәнен аңлап, банкка мөрәҗәгать итә һәм кушымтаны тиз генә ябып, калган акчаны саклап калалар.Шул ук көнне икенче ханымга “Сезнең исемгә бер миллион сум кредит алырга җыеналар!” – дип шалтыраталар һәм тиз арада 400 мең сум акчаны картадан алып, алар әйткән номерга күчерергә кушалар. Ханым шулай итә дә. Ярый әле эш миллионга ук барып җитми, әмма ханым 400 мең сумнан колак кага!Ярый инде өлкәннәр ышана, чөнки барысын да аңлап та, белеп тә бетермиләр. Әмма техниканы, телефоннарны яхшы аңлаучы, белүче яшьләр дә мондый тозакка каба бит! Мәсәлән, яңарак кына 19 яшьлек егетне, “сезнең исемгә кредит алалар” дип алдап, 690 мең сумга төп башына утырталар. 52 яшьлек ханым исә, шундый алдауга ышанып, 295 мең сум акчасы белән бәхилләшә.5 апрельдә – 600 мең сум, 2 мартта – 527 мең сум, 16 февральдә – 90 мең сум, 13 февральдә – 50 мең сум, 10 февральдә – 403 мең сум, 9 февральдә – 683 мең сум, 8 февральдә 716 мең сум... Мошенникларга күчкән суммалардан чәчләр үрә тора! Бер бичара хәтта кредит алып, 1 миллион 586 мең сум акчасын мошенникларга күчерә. Бу безнең финанс һәм юридик яктан надан булудан, беркатлылыктан килә торгандыр. Ә бит күчкән акчаны кире кайтарып булуына бернинди дә өмет юк.“ДТПга эләккән” туганыгызга шалтыратыгыз!Юл фаҗигасе белән бәйле алдау очраклары да еш кабатланып тора. “Улыгыз кеше бәрдерде. Төрмәгә утыртмас өчен фәлән кадәр акча кирәк”, “Кызыгызны машина бәрде, операциягә фәлән сумма акча табыгыз!” ише шалтыратулар булып кына тора. Иң аянычлысы – шуларга ышанып, курьерларга зур сумма акча биреп чыгаручылар күп. 20 февральдә, мондый капканга эләгеп, Нефтекамада яшәүче ханым курьер аша 500 мең сум акча биреп җибәрә. Икенче очракларда корбаннар 100 һәм 70 мең сум акча күчерә...Алданучысы булганда алдаучысы табылаСоңгы вакытларда мошенниклар корбаны булган очраклар турында еш ишетеп торабыз: өйдән-өйгә йөргән ялган социаль хезмәткәрләр, ялган газовиклар, ялган электрикларның өлкән яшьтәге пенсионерларның өйләренә кереп, акчаларын чәлдереп чыгып китү очраклары да ешайды.Саннар, статистика коточкыч: Русиядә ел саен 400 меңләп кеше телефон аша эш итүче алдарлар корбаны була. Шул рәвешле ил халкы елына 3,5 миллиард сум акчасыннан колак кага. Безнең республикада, белгечләр әйтүенчә, көненә уртача 25-30 кеше телефон аша алдана. Анализ күрсәтүенчә, мондый алдаулардан зыян күрүчеләрне, нигездә, өлкәннәр тәшкил итә, әмма соңгы арада яшьләр дә мондый тозакка күп каба.Иң мөһиме – кодны әйтмәскә!Мошенникларга, аферистларга, жуликларга акча күчерүдән ничек сакланырга соң? Түбәндәге киңәшләрне исегездә тотыгыз:* әгәр аккаунтыгызны ватсалар, барлык социаль челтәрләрдә парольләрегезне алыштырыгыз;* паролегез гади, әйтик, туган ел, исем кебек форматта булмасын;* социаль челтәрләрдәге битегездә икеләтә код куегыз;* парольне еш алыштырыгыз! Социаль челтәрләрдә, электрон почтада һәм сайтлардагы аккаунтларда парольләрегез төрле-төрле булсын;* ике факторлы аутентификация көйләгез. Ул сезнең аккаунтка телефон номерын яисә электрон почтаны расламый торып, таныш булмаган җайланмадан керергә мөмкинлек бирмәячәк;* телефон аша “туганыгыз авыр хәлдә”, “балагыз юл һәлакәтенә тарыган” дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз;* “Лотереяда зур суммада акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып җиңдегез” кебек белдерүләргә алданмагыз;* сихерне кайтарам, киләчәгеңне әйтәм дигән игъланнар да – мошенниклыкның бер төре;* “Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәсен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез” дигән хәбәрләр дә – мошенниклар эше;* Пенсия фонды белгечләре, банк хезмәткәрләре беркайчан да өйгә килми, коридорда гына документларга кул куюны сорамый;* шикле тоелган штрафлар, коммуналь хезмәтләрнең квитанцияләрен кат-кат тикшерегез. Мәгълүматны идарәче компаниядән ачыкларга да була;* барлык техник җайланмаларыгызга антивирус урнаштыру хәерле;* сату-алуларны ышанычлы сайтларда гына башкарыгыз;* шикле сылтамаларга басмагыз.Дуслар, игътибарлырак булыгыз һәм онытмагыз: сакланганны гына Аллаһ саклармын, дигән!“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әзерләде.