Төбәк җитәкчесе башта күргәзмә экспозицияләрен, стендларны, тирмәләрне карап йөрде. Ул мәгърифәтче Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды, Башкортстанның чигелгән картасы белән танышты.Һәркем үз тирмәсендә республика Башлыгын үзенең матбугат чаралары, китаплары, иҗаты, эшләре белән таныштырып калырга ашыкты, бүләкләрен тапшырды, истәлеккә фотога төште. Ярминкә тантаналы шартларда Уфаның совет мәйданында ачылды. Нәкъ менә китап ярминкәсе ачылган көнне Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанга уникаль тарихи китапның кайтуы мөһим вакыйга булды, аның оригиналы 100 ел элек Уфада булган иде инде. Бу - Госманның Изге Коръәненең кулъязма күчермәсе, Ташкентта Коръән музеенда сакланган шул ук китапның бердәнбер алтын күчермәсе. — Дөресен әйтим, мин бүген бик дулкынланам. Бу чараны оештырганда килеп чыгармы, юкмы, кешеләр килерме, кызык булырмы, дип уйладык. Ә бүген без һәр майның соңгы атнасында Уфада «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе узачагын игълан итәбез. Безне хуплаган һәркемгә: Русия Яз