Алия белән Ришатның иң бәхетле көннәре. Никах уздырдылар инде, хәзер туй көннәрен көтәләр. Тик яшьләрнең кәефен төшерүчеләр табылып тора.Алиягә «син Ришатка ябышып чыктың» ише сүзләрне даими язып торалар икән. Берәү аны хәтта Ришатны сихерләүдә гаепләгән. Әлеге диалогны Алия барлык виртуаль дусларына күрсәткән:"- Шуның аркасында гына син аның мәхәббәтенә әйләндең.- Нәрсә? – ди Алия.- Сихерләдең син аны. Ул үзенә башка хатын-кыз теләгән иде.- Кит аннан, булмас..."«Әйе инде, мин түзмәдем һәм Ришатны сихерләдем», – дип көлгән Алия.Ришатның Алиягә өйләнүе күпләрнең эчен пошырды шул. Өметләнеп йөргән кызлар хафага төште. Маладис, Алия "удар"ны тота белә. Бик җиңел түгелдер дә соң инде. Аңа сабырлык телибез. Мәхәббәтегезне чит-ят күзләрдән саклагыз, яшьләр! Фото: социаль челтәрләрдән.