Төбәк җитәкчесе урман җирләрен саклап калганнары өчен урманчылык коллективларына рәхмәт белдерде.– Бүген урманнарыбыз турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге барлыкка килүенә бик шатмын, - диде Радий Хәбиров. - Урман - Башкортстанның төп байлыкларының берсе. Бу - шул исәптән экологик һәм мәдәни байлык. Бергәләп без урман фондын саклап калу өчен күп эшлибез. Соңгы вакытта һава шартлары күпсанлы табигый янгыннар барлыкка килүгә сәбәпче булды. Шул ук вакытта сезнең ярдәмегез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән без зур зыянны булдырмаска өлгерәбез. Моның өчен бик зур рәхмәт.Яңа автомобильләр ачкычларын тапшырганнан соң республика Башлыгы янгын сүндерү машиналарының мөмкинлекләре белән танышты. Искәртеп узабыз, быел илебездә җитештерелгән 49 берәмлек урман янгыны сүндерү һәм патруль техникасы 83,6 млн сумга сатып алынды. Шулай итеп, «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында техник җиһазлану күрсәткече республика буенча 97,8 процентка җитте.- Без техника белән тә