ВДНХ-Экспода “Русиянең иң яхшы 100 товары“ программасының Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2023“ республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.- Күп еллар дәвамында төбәк этабы финалистлары “Русиянең иң яхшы 100 товары“ федераль конкурсында күренекле нәтиҗәләр күрсәтә. Безнең предприятиеләрнең күбесе анда ел саен диярлек катнаша. Мәсәлән, Башкортстан сода компаниясе бу проектта чирек гасыр дәвамында катнаша. 20 еллык билгегә Мәләвез сөт консервасы комбинаты, “НефАЗ ” компаниясе, “Янган-Тау” шифаханәсе якынлаша. Узган елгы конкурсның федераль этабы нәтиҗәләре буенча 93 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү буенча Башкортстанның 47 предприятиесе аның дипломанты булды, – диде Андрей Назаров.Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсының 20 елдан артык тарихында анда 500дән артык предприятие катнашкан. Нәтиҗәдә, республика югары сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүче намуслы җитештерүче имиджын формалаштырды.Фото: pravitelstvorb.ru