Әлшәй районы тирәсендә “Газель” машинасы каршы юлдан килгән “Derways” белән бәрелешкән. Каты бәрелүдән фургон шундук яна башлаган. Ике шофер да һәлак булган. “Газель”дә пассажир да булган, ул исән калган, тик имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып киткәннәр.20 май кичендә “Ак Яр Нижегородка” пляжы каршында 33 яшьлек егет су мотоциклында йөрергә карар иткән, ләкин идарә итә алмыйча әйләнгән. Әмма хәтта шундый хәлдә дә йөзү транспортын ташламаган һәм аңа тотынган.Бәхетенә, якында гына ике егет ял иткән булган, алар шунда ук ярдәмгә ташлана һәм суга батучыга ярга чыгарга ярдәм итә, шулай ук аның гидроциклын чыгаралар.Шаһитлар әйтүенчә, зыян күрүче исерек булган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.Учалы районында 3 йорт, 10 каралты-кура янган...Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Учалы районы Ахун авылының Пионер урамында янгын чыгу турында хәбәр килгән.Тиз арада Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары, Мансур авылы,