Бер атнада ЦУРның мәгълүмат системалары юллар темасына 867 мөрәҗәгать теркәгән: бу бер атна элек булганыннан 319га күбрәк. Нигездә, халыкны юлларны ремонтлау, шул исәптән чокырларны ямау, тротуарларны карап-тоту мәсьәләсе борчый. Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфадан (270), Әлшәй районыннан (42) һәм Стәрлетамактан (31) килгән.Икенче урында – төзекләндерү темасы. Республика халкы юллардагы тузанга, паркларны һәм скверларны төзекләндерү, йорт яны территорияләрен җыештыру тиешлечә башкарылмауга зарлана. Шулай ук, шәһәрләрдә күбрәк агачлар утыртуны һәм инде утыртылганнарына су сибүне сорыйлар. Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, алар узган атнадагыга караганда 115кә күбрәк. Җылы көннәр килү белән торак пунктларда су куллану арта, аның начар басымына, яки су бөтенләй булмауга зарланучылар күп. Халык җылылык һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча да сораулар бирә. Гомумән алганда, узган атнада республикада яшәүчеләрдән төрле темаларга 3801 мөрәҗәгать алынган, бу анна
