Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күренекле журналист Равил Карамов вафат

Журналистиканы үсмер чактан ук һөнәре итеп сайлаган, гомер буе аңа бөтен булмышын биреп, намус белән хезмәт иткән һәм өлкән яшьтә дә республика журналистикасы, "Кызыл таң" гәзите белән тыгыз элемтәдә яшәгән элекке хезмәттәшебез, авторыбыз Равил Карамов вафат булды. Равил Карамов 20 яшендә үк СССР Журналистлар берлегенә әгъза буларак кабул ителгән легендар шәхес булды. Ул “Кызыл таң”ны бала чактан ук даими укып, аның белән актив хәбәрче буларак хезмәттәшлек итә. Бу активлыгы аның БДУ студенты булганда да дәвам итә һәм укуын тәмамлаганчы ук гәзиткә эшкә кабул ителә. 1981 елдан гәзитебездә авыл хуҗалыгы һәм партия тормышы бүлекләренә җитәкчелек итте. 1991 елда башка эшкә күчсә дә, күләмле һәм төпле язмалары гәзит битләрендә әледән-әле басылып торды. Ул биш тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты" исеменә лаек булды. Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен. Каләмдәшебезнең авыр туфрагы - җиңел, җаны җәннәттә булсын. Фото: resbash.ru