Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Инвестор нәтиҗәле эшли

Көн тәртибендә - республика белән хезмәттәшлекне үстерү һәм дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективалары.Исегезгә төшерәбез, 2020 елның октябрендә инвесторлар Башкортстан Хөкүмәте белән Стәрлетамакның радиология хезмәтен модернизацияләү турында килешү төзеделәр. Анда позитрон-эмиссия томографиясе үзәге 2022 елның сентябрендә эшли башлады. Ә үткән елның декабрендә Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында «Фармстандарт-УфаВИТА» предприятиесенең яңа цехы эшенә старт бирделәр.Очрашуда Башкортстан Башлыгы «Фармстандарт» холдингы җитәкчелегенә республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре һәм сәламәтлек саклауның матди базасын ныгытулары өчен рәхмәт белдерде.