Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Шагыйрь туган көн — зур бәйрәм!

Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләреннән бәйрәмгә килгән укучыларны, мөгаллимнәрне, кунакларны Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева сәламләде. Ул, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар, иминлек теләде, балаларга да, өлкәннәргә дә Пушкин иҗатының никадәр әһәмиятле икәнен ассызыклады һәм “Пушкин, Тукай, Кәрим” проектының дәвам итүен, аның кысаларында күп чаралар үтүен билгеләде. Депутат күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм телне, традицияләрне, халыклар мәдәниятен һәм милләтара татулыкны саклауга шәхси өлеш керткәне өчен Кушнаренко районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Дамир Гыйльмановны, 65нче гимназия укытучылары Рәсимә Исламгулованы һәм Ләйсән Насыйрованы, 84нче гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеменнән укытучы Ризида Үтәшеваны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Нур” театрының танылган сәхнә йолдызлары Резида Фәхруллина, Рәсимә Гайфуллина, Мәхмүт Фатыйхов, Гөлназ Мөхәммәдиева, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова Пушкин әсәрләрен урысча һәм татарча искиткеч осталык белән баш

Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләреннән бәйрәмгә килгән укучыларны, мөгаллимнәрне, кунакларны Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева сәламләде. Ул, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар, иминлек теләде, балаларга да, өлкәннәргә дә Пушкин иҗатының никадәр әһәмиятле икәнен ассызыклады һәм “Пушкин, Тукай, Кәрим” проектының дәвам итүен, аның кысаларында күп чаралар үтүен билгеләде. Депутат күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм телне, традицияләрне, халыклар мәдәниятен һәм милләтара татулыкны саклауга шәхси өлеш керткәне өчен Кушнаренко районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Дамир Гыйльмановны, 65нче гимназия укытучылары Рәсимә Исламгулованы һәм Ләйсән Насыйрованы, 84нче гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеменнән укытучы Ризида Үтәшеваны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Нур” театрының танылган сәхнә йолдызлары Резида Фәхруллина, Рәсимә Гайфуллина, Мәхмүт Фатыйхов, Гөлназ Мөхәммәдиева, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова Пушкин әсәрләрен урысча һәм татарча искиткеч осталык белән башкарды. Балалар артистларны тын калып тыңлады, үзләре дә кушылып сөйләде. Фойеда ике гимназия укучыларының Пушкин һәм Тукай әкиятләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм һәркемгә онытылмаслык тәэссоратлар, күтәренке рух бүләк итте.