- Без бик гади булмаган чорда яшибез. Безгә каршы төрле, шул исәптән мәгълүмати сугыш бара. Шушы шартларда сезнең бурыч - халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү һәм сез аны үтәп киләсез. Сез махсус хәрби операциягә барасыз, яугирләр белән очрашасыз, аларның рухын күтәрәсез, геройлар турында сөйлисез, язасыз. Бүген мин сезне дә алгы сызыкта, дияр идем, - диде Радий Хәбиров. Ул журналистларга ярдәм итүнең яңа чаралары турында игълан итте. Аерым алганда, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен биш тапкыр - 500 мең сумга кадәр арттырырга вәгъдә бирле. Элек ул 100 мең сум иде. Шулай ук, Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Башлыгының журналистлар премиясен булдыру турында игълан итте. Яңа премия күләме 200-300 мең сум тәшкил итәчәк, аны "Матбугат балы"нда тапшырачаклар. Премия алу өчен төп критерийлар - ышанычлылык, җаваплылык, объективлык. Бу көнне журналистлар үзләренең яңа проектларын тәкъдим итте. Аларны гамәлгә ашыру өчен төбәк Башлыгы 50 миллион сум акча бүләргә вәгъдә бирде. Чарада ул хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Фотр: башинформ