Күргәзмәдә Башкортстан аграрийлары делегациясен төбәк Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләде. - Эш сәфәре программасы бик бай, - диде ул. - Бүген үк авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерү буенча иң эре компанияләр җитәкчеләре - «Амкодор», «Минск трактор заводы, «Гомсельмаш» һәм башкалар белән очрашулар һәм сөйләшүләр башлыйбыз. Безнең хезмәттәшлек инде беренче ел гына дәвам итми, шуңа күрә фикер алышасы, эшләп бетерәсе темалар бар. Үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык, ветеринария, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге алдынгы юнәлешләрне өйрәнергә ниятлибез. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча күп кенә Белоруссия предприятиеләре Башкортстан АПКсының стратегик партнерлары булып тора инде. Безнең республикада «Беларус 2103» тракторлар (МТЗ), ургычлар (Гомсельмаш) җыю җайга салынган. Мәсәлән, Минск трактор заводы белән 2022 елда масштаблы хезмәттәшлек турында килешү төзелде, ул республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларын авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьләр һәм сервис хезмәтләре белән тәэмин итүне күздә тота. Бүген «МТЗ» техникасы Башкортстан аграрийларына кирәк, бу заводның тәгәрмәчле тракторларының популяр модельләре төбәкнең агросәнәгать комплексында барлык трактор паркының 53 процентын алып тора. Фото: pravitelstvorb.ru
Башкортстан делегациясе «БЕЛАГРО-2023» күргәзмәсендә катнаша
6 июня 20236 июн 2023
1 мин