Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

БРИКСның эшлекле Советы Халыкара форумны Уфада үткәрүне хуплады

Чараны оештыручылар - Русия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Русия Федерациясе Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Акыллы шәһәр» компетенцияләр үзәге». - Уфада булачак форум Русия Федерациясе Хөкүмәте, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, дәүләт корпорацияләре вәкилләрен, эре тармак ассоциацияләре һәм берлекләре җитәкчеләрен, хакимият һәм бизнес вәкилләрен җыячак. Без 54 чит илдән катнашучылар чакырырга планлаштырабыз. Форум тәҗрибә алмашу, шәһәр инфраструктурасы белән идарә итү өчен ясалма интеллект кертү перспективалары, шулай ук мөмкин булган кыенлыклар һәм хәвефләр турында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак, - дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. БРИКС Эшлекле советының Русия өлеше рәисе, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин билгеләп үткәнчә, санлы технологияләр эрасы шәһәр бергәлекләренең эшләү принципларын тамырдан үзгәртә. Ил төбәкләрендә инде меңләгән төрле санлы чишелешләр кертелгән, аларның төп максаты - русиялеләр тормышы өчен уңайлы шартлар һәм уңайлы сервислар булдыру. Фото: рravitelstvorb.ru