Иглин районының бер татар авылыннан булып чыкты ул. Нәселенә чегән милләтеннән дә кушылганнар, шуннан килә икән аның үзенчәлекле йөз чалымнары. Тормышына да йогынты ясамый калмаган бу, билгеле. Ул, бик иртә кияүгә чыгып, 25 яшькә кадәр биш бала анасы булырга өлгергән. Башкаладан ерак түгел авылда төпләнеп, эшкә шәһәргә йөреп, җай гына яшәп ятканда бу гаиләгә хыянәт килеп керә. – Ике айлык баланы өлкәнрәкләргә калдырып, кунакка барырга үгетли бервакыт ирем, – дип сөйли ул. – Ничек кенә каршы торсам да, сөйрәп диярлек алып китте бу. Энә өстендәге кебек бер-ике сәгать утыргач, мин кайту турында сүз чыгара башладым. Ул, усалланганнан-усаллана барып, мине куна калырга үгетли. Яшь идем, ничек кенә авыр булмасын, иргә буйсынырга кирәк дип уйладым. Калдык. Кая инде ул йоклау!.. Төн урталарында онытылып киткәнмен. Күзләремне ачсам, ир янда юк. Ут кабызмый гына торып, бүлмә ишеген ачсам, хуҗабикә белән ирем өстенә барып чыктым. Көләргә дә, еларга да белмим. Шушы миңгерәгән хәлдә тиз генә киендем