Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Бәрде яшен, бетте ут!"

Бу хакта юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрдә болай яза:– 2 июнь көнне мәҗлескә төркемем белән эшләргә чакырылган идем. Матур мәҗлескә, дип искәртим әле: балалары әниләренә күчтәнәч ясарга теләгән иде. Бик әзерләнелгән юбилей... Әмма көтмәгәндә ут сүнде! Ә без ситуациядән чыгу юлын таптык: телефон утларын куеп, барлык килгән артистлар баянга җырлап, гомергә хәтердә калырлык итеп бәйрәм иттек. Җылы, рәхәт кич булды.Нинди генә кыенлыклар очрамасын, һәр хәлдән чыгу юлын табып була. Бәйрәмнең атмосферасы – шушы видеода. Иренми карап чыгыгыз әле. Кабатлап әйтәм: шундый рәхәт булды, махсус утны сүндереп, тагы бер бәйрәм итәсе килә хәзер! – ди ул.Видеода күренгәнчә, артистлар берсе дә югалып калмаган, Айдар Галимов: "Әлеге вакытта иң курыкканым - ут кына кабынып китмәсә ярар иде!" - дип тә көлдергән.Кызганыч, концерт залында утсыз булмый шул...