Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Әти мине берсенә дә күрсәтмәгән..."

Зөлфия Шакирова үзе турында болай сөйли: "Дөньяга 6 айдан 1200 граммлы булып ашыгып туганмын. Үз эшен яраткан чын табиблар ярдәме белән исән калганмын. Әни "өйгә кайткач үлсә, җавапка тарттырырсыз" дип, мине алырга курыккан, шуннан соң әтине чакырганнар. Әти мине кулына алган да: "И, бигрәк үземә охшаган", - дип, мине күтәреп чыгып киткән, әни хастаханәдә калган. Әти беренче очраган машинага утырып өйгә кайтып киткән. Гаиләдә мин - төпчеге, ике апам, ике абыем бар. Әти өйгә килгән кешеләрнең берсенә дә мине күрсәтмәгән, "күз тидерәсез", дигән. Мине каз бәбкәсе кебек бүреккә салганнар. Көне буе йоклаганмын, әни мамык шәлгә төреп үстергән. Беләкләрем бәрелер дип одеялга да төрмәгәннәр. Хәзер дә җылы яратам, гел җылы киенеп йөрим", - дигән Зөлфия Шакирова "Шәһри Казан" хәбәрчесенә. Фото: социаль челтәрләрдән.