Кооператив хәрәкәте илебезнең аграр сәясәтендә мөһим урын алып торды һәм нинди юнәлештәге дәүләт корылышы елларында да эчке сәүдә базарын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнады. 1980 еллар ахырында — 1990 еллар башында, мәсәлән, кулланучылар кооперациясе ил халкының 40 процентын хезмәтләндерде, шулай ук бәрәңгенең — 50, яшелчәнең 30 процентына кадәрен алар җитештерде. Авыл халкының 50 миллион кешесе төрле авыл хуҗалыгы кооперативлары әгъзалары булып торды. Кызганычка каршы, илдә “үзгәртеп кору” чоры тәмамланып, аграр реформалар башлангач, авыл хуҗалыгындагы кооперация хәрәкәте сүрелде һәм бу хәл крестьян хуҗалыкларында җитештерүнең кимүенә китерде. Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта илебездә 7 мең чамасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Нигездә, фермерларны һәм берникадәр шәхси хуҗалыкларны берләштерүче мондый кооперативлар җирләрен эшкәртүдә, продукцияләрен сату белән бәйле проблемаларны хәл итүдә көчләрен бергә туплап эшли. Уртак максатлар аларга ресурсларын берләштереп файдаланырга ярдәм итә.Төрле категориядәге крестьян хуҗалыкларын туплап кооперативлар оештыру буенча илдә Краснодар крае лидер булып тора. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары оештыруда һәм аларның эшчәнлекләре буенча Башкортстан илдә үрнәк итеп куелды. Аграр ведомстводан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы биш елда, ягъни 2017-22 елларда, әлеге берәмлекләр саны 4 тапкыр артты һәм 101дән 402гә җитте. Ә пайчылар саны, 6 тапкыр артып, 1414тән 8751 кешегә күтәрелде.Түбәндәге сәхифә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оештырырга һәм анда әгъза булырга теләүчеләргә кулланма буларак әзерләнде. Язмада, шулай ук, “Нәрсә ул кооператив һәм аның шәхси хуҗалыкларга нинди файдасы бар?” дигән сорауга да җавап табарга була.Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эшчәнлеге, тәҗрибәләре һәм уңышлары белән таныштыру гәзит укучыларны кызыксындырган башка сорауларга да җавап табарга ярдәм итәр, дип ышанабыз.Әлеге категориядәге хуҗалыклар биш ел дәвамында үзләрен яшәргә һәм уртак проблемаларны бердәм көч белән хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Алар барысы да керемле проектлар кысаларында эшли. Мондый кооперативларны оештыруда дәүләт ярдәме зур. 2018-19 елларда оештырылган яңа кооперативларга керемле проектларны гамәлгә кертүдә ярдәм йөзеннән 600 миллион сум бюджет акчасы бирелгән. Әлеге акчага 224 кооператив яңа техника, продукцияне эшкәртү, саклау һәм реализацияләү өчен яңа җиһазлар сатып алган. Әйткәндәй, бүген республикада шундый 402 кооператив эшли һәм шуларның 250дән күбрәге авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү белән шөгыльләнә. Белешмә. Кулланучылар кооперативларында эшләүчеләр саны узган ел йомгаклары буенча 928 кешегә җиткән. 2021 елдагы белән чагыштырганда, үсеш — 4 процент. Әлеге берәмлекләрнең гомум керемнәре, шулай ук, узган елда 3 миллиард сумга якынлашкан. Соңгы чорда еллык үсеш дәрәҗәсе 36-38 процентка җитә. Узган елда саф табышлары 76 миллион сум тәшкил иткән. “Республикада 600 меңнән күбрәк шәхси хуҗалык бар. Тулай җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 38 проценты — алар өлеше. Товар продукциясен тагын да күбрәк җитештерү һәм авыл халкын эш белән яхшырак тәэмин итү өчен безгә кулланучылар кооперациясен тагын да ныграк үстерергә кирәк. Мондый кооперативлар саны һәм аларның нәтиҗәле эшчәнлеге белән илдә иң яхшы күрсәткечкә ирешкәнбез икән, бу башлангычка үзебездә дә күбрәк кешене җәлеп итү мөмкинлеге зур дигән сүз”, — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров күптән түгел әлеге мәсьәләләргә багышланган утырышта. Кулланучылар кооперативларының төп юнәлеше — фермер яисә крестьян хуҗалыклары тарафыннан җитештерелгән артык продукцияне сатып алу һәм аны эшкәртү. Узган ел йомгаклары буенча, пайчылардан (кооператив әгъзаларыннан) һәм шәхси хуҗалыклардан сатып алынган һәм эшкәртелгән продукция күләме 55 мең тонна тәшкил иткән. Шуның 2616 тоннасы — ит, 43 мең тоннасы — сөт, 74 тоннасы — бал һәм 8,5 тоннасы — гөмбә. Әлбәттә, 2300 тонна яшелчә һәм бәрәңге, 307 тонна төрле җиләк продукциясе дә кооперативлар эшчәнлегенең сәүдә базарына зур өлеш кертүен күрсәтә.Авылда һәр крестьян хуҗалыгы да үзе җитештергәнне сатып йөри алмый. Мондый очракта аларга телгә алынган кооперативлар ярдәмгә килә. Әйтергә кирәк, алар — базар белән авыл арасындагы арадашчы яисә алыпсатар түгел, ә килешү, ышанычка корылган хезмәттәшлек нигезендә авылда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүчеләр. Үткән елда, әйтик, кооперативларның халыктан эшкәртү яисә реализацияләү өчен сатып алынган продукциягә түләгән чыгымнары 2 миллиард сумнан артты. Бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр югарырак. – Республикадагы 250дән артык кооперативның продукцияләре Башкортстан шәһәр һәм районнарындагы 955 сәүдә ноктасында сатыла. “Пятерочка”, “Магнит”, “Бәйрәм” кебек эре сәүдә челтәрләрендә, “Дворики” кибете челтәрләрендә дә авыл продукциясе иркен сатыла. Кооперативлар тәкъдим иткән ит, сөт, сыр, бал, гөмбә һәм яшелчә продукцияләре башкаланың һәм республиканың башка шәһәрләрендәге ресторан-кафеларында, гомум туклану предприятиеләрендә зур ихтыяҗ белән файдалана, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.Игътибар! Быелдан башлап, үзе җитештергән яшелчәне яисә бәрәңгене сатучы “үзмәшгуль гражданнар”га ярдәм итү максатында яңа федераль чара гамәлгә керә. Ачык грунтта бәрәңге яисә яшелчә үстергән гражданнарга шушы максатлар өчен тотынылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләү карала. Әлеге максатларга быел бюджеттан 1,2 миллион сум акча бүленә. Билгеле, урыннарда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары оештыруда районнардагы Авыл хуҗалыгы консультацияләү үзәкләренең роле зур. Алар аңлату эшләре алып бару белән беррәттән, әлеге берәмлекләрне оештыручыларга ярдәм итә, бизнес-план төзергә һәм башка проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтә. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, республика авылларында гражданнарны кооперативларга җәлеп итү мөмкинлеге зур һәм аграр ведомство белгечләре кооперациягә керүнең башка юнәлешләрен үстерү буенча да зур эш алып бара.Ил тарихында авыл хуҗалыгы, аграр тармак төрле чорларда казанышлары белән дә билгеләнде һәм шул ук вакытта төрле “реформалар” корбаны да булды. Хәзер дә дөньядагы сәяси-икътисади киеренкелек шартларында илебезнең аграр тармагы азык-төлек хәвефсезлеген һәм бәйсезлегебезне ышанычлы тәэмин итә. Шундый шартларда бүген икътисадның әлеге юнәлеше уникаль мөмкинлеккә ия булган үзгәрешләр кичерә. Эш шунда: элекке күмәк хуҗалыкларның гына түгел, ә крестьян ихаталарының да уртак максатлар белән кооперациягә кереп берләшү мөмкинлеге бар. Аңа дәүләт үзе ярдәм итә. Ил язмышы өчен катлаулы заманнарда да халыклар сынауларны бергә тупланып җиңәргә өйрәнгән. Дәүләтнең аграр сәясәтендә мөһим юнәлеш буларак кабул ителгән әлеге тарихи шансны кулдан ычкындырмасак иде.Сез сораган идегезАлар ничек оештырыла? Оешмалар ничә төрле була?Кооператив гадәти юридик берәмлек буларак теркәлә, әмма карарлар кабул итүдә һәм керемнәрне куллануда аермалары бар. Карарлар тавыш бирү юлы белән кабул ителә, һәр әгъза бер тавышка ия. Гадәти хуҗалыктан аермалы буларак, җитештерү кооперативларында табышның 70 проценты үсешкә китә, ә 30ы пайларга пропорциональ түгел, ә ел дәвамында һәр конкрет әгъзаның кертелгән хезмәте буенча бүленә. Әгәр хуҗалык югалтулар кичерә һәм акча запасы юк икән, кооператив әгъзалары өстәмә взнослар ясый.Русия законнары авыл хуҗалыгы кооперативларын кулланучылар һәм җитештерү кооперативларына бүлә. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары коммерция оешмалары булып санала. Алар чит кешеләрне дә үзенә эшкә алырга мөмкин, әмма шул ук вакытта кооператив әгъзалары штатта күпчелек булырга тиеш. Кулланучылар кооперативлары, киресенчә, законда коммерция белән бәйле булмаган дип атала, үз әгъзалары арасында табышны бүлеп бирә алмыйлар һәм хезмәткәрләрне дә эшчәнлектә бары тик үз әгъзалары арасыннан гына җәлеп итәргә хокуклы.ҖитештерүчеләрАларның кимендә биш әгъзасы булу мотлак, ә ялланган эшчеләр саны әгъзалар саныннан артмаска тиеш. Шул рәвешле, әгъзаларның хуҗалык эшчәнлегендә мәҗбүри катнашуы гарантияләнә.Җитештерү кооперативларының өч төп төре:1. Авыл хуҗалыгы артеле — кооператив эшчәнлегендә мәҗбүри шәхси хезмәт катнашы белән җитештерү, сату яисә эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре берләшмәсе. Шул ук вакытта, әлеге берәмлеккә керүчеләрнең җире эшчәнлектә катнаша. Һәр әгъза пай взносы кертә, ягъни кооперативка гомум файдалану өчен акча, җир кишәрлекләре яисә башка милек бирә.2. Балык тоту артеле балык хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы артелендәге кебек үк шартларда берләштерә.3. Кооператив хуҗалык — җир эшкәртү яисә терлекчелек продукциясе җитештерү өчен оештырылган берләшмә. Артельдән аермалы буларак, пай фондына җир участоклары бирелми.КулланучыларБу — бергәләп сатып алу, продукция сату, зур күләмдә чимал эшкәртү яисә башка керемле эшчәнлек юнәлеше. Мондый кооператив “үзенекеләр” өчен эшли. Чөнки закон буенча җитештерү яисә хезмәт күрсәтү күләменең кимендә 50 проценты аның әгъзаларына күрсәтелергә тиеш. Гамәлдәге законнар буенча, кулланучылар кооперативы, әгәр аның составына ким дигәндә 2 юридик берәмлек яисә 5 граждан (мәсәлән, шәхси хуҗалар) кергән очракта оештырыла. Шул ук вакытта, кулланучылар кооперативлары башкарган эшләрнең (хезмәтләрнең) 50 проценттан да ким булмаган өлеше кооператив әгъзалары өчен башкарылырга тиеш. Кулланучылар кооперативының атамасында аның эшчәнлегенең төп максаты күрсәтелергә тиеш, шулай ук “авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы” сүзләре булырга тиеш. Ике һәм аннан да күбрәк кулланучылар кооперативлары берләшеп, Бөтенрусия һәм Халыкара кулланучылар кооперативларына кадәр кулланучылар кооперативларын төзи алу хокукына ия.Мондый берләшмәләрнең төп биш төре була:Эшкәртүчеләр кооперативы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү (ит, балык һәм сөт продуктлары, икмәк-булка эшләнмәләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш продуктлары, җитеннән эшләнгән әйберләр һәм ярымфабрикатлар, урман һәм агач материаллары һәм башкалар җитештерү) белән шөгыльләнә.Сәүдә (сату) кулланучылар кооперативы продукциясен сатуны, шулай ук, аны саклауны, сортларга аеруны, киптерүне, юуны, төрүне һәм транспортлауны гамәлгә ашыра, килешүләр төзи, сату базарын өйрәнә, күрсәтелгән продукцияне рекламалауны оештыра.Хезмәт күрсәтүчеләр (хезмәтләндерүчеләр) кооперативы механикалаштырылган, агрохимик, мелиоратив, транспорт, ремонт, төзелеш эшләрен, шулай ук страховкалау, фәнни-җитештерү, хокукый һәм финанс консультацияләре, электрлаштыру, телефонлаштыру, шифаханә-курорт һәм медицина хезмәте күрсәтү, заемнар бирү һәм акча саклау буенча хезмәтләр (кредит кооперативлары) күрсәтә. Тәэмин итү кооперативы җитештерү чараларын, ашлама азык-төлек, нефть продуктлары, җиһазлар, запас частьләр, пестицид, гербицидларны һәм башка химикатларны төркемләп сатып алу һәм сату, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен кирәкле башка товарларны сатып алу, сатып алына торган продукциянең сыйфатын сынау һәм контрольдә тоту; орлык, яшь терлек һәм кош-корт китерү максатларында оештырыла; чимал һәм материаллар җитештерү һәм аларны авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җиткерү; авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кирәкле куллану товарларын (азык-төлек, кием, ягулык, медицина һәм ветеринария препаратлары, китаплар һәм башкалар) сатып алу һәм поставкалау белән шөгыльләнә.Бакчачылык һәм терлекчелек кооперативы үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтү максатында оештырыла.Аны ничек оештырырга?Кооператив оештыру белән, гадәттә, инициатив төркем шөгыльләнә, аңа кирәкле сандагы әгъзаларны тәэмин итү йөкләтелә.Катнашучылар саны җиткәч, устав һәм бизнес-план әзерләүче, пай фондының күләмен һәм чыганакларын билгеләүче, кооператив әгъзасы булу турында гаризалар кабул итүче Оештыру комитетын формалаштыру өчен җыелыш үткәрәләр.Әзерлек эшләре тәмамлангач, кооперативның оештыру җыелышын әзерләү һәм үткәрү таләп ителә. Киләсе адым – юридик берәмлек буларак теркәлү өчен документлар әзерләү һәм тапшыру. Теркәлгәннән соң мөһер ясала һәм аграр банкта исәп-хисап счеты ачыла. Оештыру чаралары шуның белән тәмамлана һәм турыдан-туры эшчәнлеккә керешергә мөмкин.Нинди дәүләт ярдәме каралган?Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү өчен, хуҗалык итүнең башка формалары белән чагыштырганда, моңарчы күрелмәгән дәүләт ярдәме чаралары булдырылган. Алар:*быел Русия Федерациясендә фермерларга һәм авыл кооперациясенә дәүләт ярдәме 6,3 миллиард сумга кадәр арттырылды (Үткән елда 5,6 миллиард сум иде);*авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантлар матди-техник базаны үстерүгә бирелә. Максималь сумма — 70 миллион сум, әмма проект бәясенең 60 проценттан артыгы була алмый. Ерак Көнчыгыш өчен ул 70 проценттан күбрәк түгел;*5 процентка кадәр ставка буенча ташламалы кредитлар бер елга кадәр әйләнештәге акчаларны тулыландыруга һәм агымдагы максатларга; 2 елдан 15 елга кадәр җиһазлар, хайваннар сатып алуга, шулай ук аграр — сәнәгать комплекслары төзүгә һәм яңартуга бирелә;*субсидияләр җиһазлар, техника һәм мобиль сәүдә объектлары сатып алу чыгымнарының 50 процентка кадәрен каплауга; авыру малны алыштыру өчен бирелә;*лизинг түләүләренең 20 процентына кадәре продукцияне саклау, эшкәртү һәм чыгару өчен объектлар сатып алу; аларга комплектлау җиһазлары сатап алу өчен карала;* кооператив әгъзаларыннан һәм кулланучылар кооперативына кермәгән шәхси ярдәмче хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга тотынылган чыгымнарның 15 процентына кадәрен кайтарып бирү өчен каралган;*авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында эшләүче терлекчеләр өчен “Агростартап” гранты буенча түләүләр 6 миллион сумнан 8 миллион сумга кадәр арттырылды. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүче яисә башка хуҗалык төре белән шөгыльләнүче кооперативлар әгъзалары өчен грант күләме 4 миллион сумнан 6 миллион сумга кадәр арттырылды;*кооператив әгъзаларыннан һәм әлеге кооперативка кермәгән шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга чыгымнарны өлешчә каплауның максималь күләме 10 миллион сумнан 20 миллион сумга кадәр арттырылды.“Свое фермерство” сайты мәгълүматлары файдаланылды.Тупланманы Олег Төхвәтуллин әзерләде.Фотолар Интернет челтәреннән һәм “Камские зори” сайтыннан алынды.