Габдулла Тукай, Һади Такташ һәм Хәсән Туфан кебек бөек шагыйрьләр татар әдәбиятының милли хәзинәсе булган кебек, Әнгам Атнабаевның әдәби мирасы – башкорт әдәбиятының да олы бер хәзинәсе ул.Нәҗип Асанбаев. Тормышта туганнар кебек якын, күңелне һәрдаим әсир иткән кешеләр була. Гадилеге белән дә, бөеклеге белән дә истән чыкмыйлар. Сүземне янә олуг әдибебез Әнгам Атнабаев хакында дәвам итмәкчемен. “Кызыл таң”ның 2022 елның 20 декабрь санында язманың берникадәр өлеше тәкъдим ителгән иде инде.Истәлекләр 36 ел дәвамында аралашкан райондашым, күренекле дәүләт эшлеклесе Таһир ага Ахунҗановка барып тоташа. Ник дигәндә, аны 1964 елның башында “Кызыл таң”ның баш мөхәррире итеп раслыйлар. Ул гәзитне бергәләп күтәрү максатында талантлы журналист Әнгам Атнабаевны әлеге басмага “кодалау” өчен аның фатирына бара. Һәм элекке фронтовик-җитәкче, ничек кирәк шулай, үз дигәненә ирешә. Соңыннан алар, бергә район-шәһәрләрдә “Кызыл таң” көннәре оештырып йөргәндә, халык белән очрашканда аңлату эшләре алып бара, чыгышлар ясый. Әлбәттә, төн уртасына кадәр сузылган тальян моңнары, ялкынлы шигырьләр җыелучыларны битараф калдырмый. Аларның сорау-үтенечләре дә җавапсыз калмый. Бергә, бердәм булып эшләгән Атнабаев, Асанбаев, Ахунҗановлар чорында “Кызыл таң”ның тиражы 120 меңгә җитә(!) Бу данлыклы шәхесләрнең якты эзләре Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез, Ает кебек зур авылларда гына түгел, соңрак искиткеч матур табигатьле Усак-Кичү авылында да кала. Әнгам агага биредә үзенчәлекле “Сәгать суктыру” бәйрәмендә, шулай ук Таһир Исмәгыйль улының 75 яшьлек юбилеенда да катнашырга туры килде. Без бер микроавтобуста Русиянең халык артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, танылган язучылар Азат Магазов, Рәшит Низамов һәм башкалар белән бергә килдек. Әнгам абыйның Бишбүләк районы чигенә кергәч: “Әнә, күрәсезме, безне “Галия каеннары” сәламли”, – дигән сүзләре әле булса колакта чыңлый сыман. Биредә исә халык алдында “Галия”не башкарган мәшһүр артистларыбыз Нурия Ирсаева һәм Фидан Гафаровның җыр-моңнары җыелучыларның күңелләрен әсир итте. Ә инде халык шагыйре Әнгам Атнабаев үзенең ялкынлы шигырьләрен, мыек астыннан елмаеп, нәкъ үзенчә – Атнабайча поэтик тавыш белән укып, поэзияне яратучыларны янә шатландырды. Яраткан шагыйребез хакында әйтер-язар сүзләр биниһая, тик гәзит битләре гармун күрекләре кебек сузылмый. Шулай да берничә мөһим детальгә тукталмыйча булмас. “Кызыл таң”да эшләгәндә миңа Әнгам Атнабаевның юбилей кичәсендә катнашу бәхете тиде һәм “Атнабайның 70 язы” дигән материал да язарга туры килде. Юбилярны котларга Президент Мортаза Рәхимов, Татарстаннан күренекле шагыйрьләр Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин килгәннәр иде. Биредә халык шагыйре, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Әнгам Атнабаевның әнисе – 94 яшьлек Мәрзия апаның, туганнары арасында Русиянең халык артисты Зинира Атнабаеваның булуы үзе бер могҗиза иде. Күренекле драматург Әнгам Атнабаевның “Шоңкар”, “Игезәкләр”, “Ана хөкеме”, “Ул кайтты”, “Хушыгыз, хыялларым!” һәм башка пьесаларыннан өзекләр күрсәтелде. Әлбәттә, күпләргә мәшһүр җырчы, Русиянең атказанган артисты Илфак Смаков беренче башкарып, мәңгегә халык күңелен яулаган “Җиз кыңгырау моңнары” (Вәсил Хәбисламов көе), кайчандыр бөек артистыбыз Илһам ага Шакиров җырлаган “Әнкәй, синең куллар” (Рәшит Җиһанов көе), “Дусларыңны онытма!”, “Галия һәм Заһир” дуэты, “Яшьлегемә кайтып барам”, “Танып буе” һәм башка җырлар яңгырады.Тәнәфестә, әдипнең бай китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, бирегә килүчеләр аңардан автографлар да алды. Бигрәк тә “Җиз кыңгырау моңнары” китабы тиз сатылды.Шунысы сөенечле: ут күршебез Татарстанда да Атнабайны бик хөрмәт итәләр. Аның 90 еллыгына багышланган искиткеч кичәнең Казанда югары дәрәҗәдә зурлап үткәрелүе һәм телевизион каналлар аша төрле төбәкләрдә күрсәтелүе дә олы мәртәбә иде. Анда күп еллар дәвамында Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яттан сөйләүче Татарстанның сәхнә йолдызлары Рәшит Сабиров, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Раил Садрыев тарафыннан әдипнең әсәрләрен тамашачыларга ихлас җиткерүләре, ә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров һәм башкаларның юбиляр шигырьләренә язылган җырларны башкаруы олы горурлык хисе уята. Шулай, бер тапкыр шагыйрьгә хастаханәдә Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов белән уйламаганда очрашырга туры килә. Әнгам абый белән тагын бер-ике шагыйрь бер танышларының хәлен белергә килгән булганнар икән. Генерал алар белән бик җылы күрешә һәм кунакларны үзенең люкс-бүлмәсенә чакыра. Хәл-әхвәл сорашкач, генерал Атнабайдан шигырь укуын сорый. “Кайсыннан башларга дип аптырама, әйдә, “Кара икмәк”тән башла, кустым”, – ди атаклы генерал. Шундый олы хәрби начальник әлегә халык шагыйре исеме бирелмәгән әдипнең шигырен исемләп әйткәч, Әнгам ага берчә горурланып та куйгандыр, бәлки. Ул, урыныннан торып, стенага сөялә дә, акрын гына укый башлый. Дикъкать белән тыңлаган генерал шагыйрьдән бер строфаны яңадан укуын сораган:Кара икмәк зур мәсьәләбулган: Йөз граммлап аны бүлгәннәр,Кош теледәй шулграммнар өченСугышканнар,хәтта үлгәннәр. Шулчак күзләре очкынланып киткән Таһир ага, урыныннан торып, Әнгам абыйның кулын кыса: “Болай булгач, кустым, син үзең дә, шигырьләрең дә үлемсез!”Әйе, Әнгам Атнабаев – үлемсез шәхес. Чөнки ул туган халкы өчен яшәде, аның өчен иҗат итте, аның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашты, халкы белән янды, көйде. Шуңа да аны күбрәк гади кешеләр ихтирам итте. Аны белмәгән кеше сирәк булгандыр. Кайчандыр автобус тукталышында басып торган өлкән апалар Әнгам аганың кулын кыскан да: “Рәхмәт инде Сезгә, бигрәк тә күңелләрне кузгатырлык итеп язасыз. Нишләп һаман “халык шагыйре” дигән исем бирмиләр икән үзегезгә?” – дигәннәр. Әдип: “Миңа калса, указсыз халык шагыйре булу үзе зур мәртәбә бит”, – дип җавап кайтарган.Яки Әнгам абый белән бергә булган дусты такси тотарга булалар. Бәхеткә, шунда ук бер такси килеп тә чыга. Машинага утырулары була, шофер, артка таба борылып: “Кая барабыз, Әнгам абый?” – ди. Шундый чакларда нәрсә уйларга да белмисең. Тагын да бер кабат Атнабайның кайда да үз кеше, бөек әдип, танылган олы шәхес икәнлегенә инанырга гына кала.Әнгам Атнабаев шигырьләренең өстенлеге халыкчанлыкта, гадилектә. Шуңа да аны халык үз итте, олылады. Аның драматургиясе дә халыкка гына түгел, артистларга да якын булган икән. Бу хакта сүз чыккач: “Атнабайның әсәрләрен кую, аларда уйнау безнең өчен бер бәйрәм иде”, диләр иде. Әйткәндәй, әдипнең “Ул кайтты” дигән легендар драмасы гына да ни тора! Чынлап та, галимнәребез фаразлавынча, бу әсәр өчен генә дә илнең зур бүләген бирергә мөмкин булыр иде. “Ул кайтты” – тәҗрибәле драматургның бай иҗат дөньясы, фантазиясе. Ә чынлыкта исә, ике дистә елга якын чит җирләрдә әсирлектә булган ачы язмышлы якташыбызның тормышы чагылдырыла. Әнгам Атнабаев героеның өмет чаткыларының сүнмәвен, ахыр чиккә кадәр туган җиренә тартылуын җан авазы аша, йөрәк каны белән яза. Бу героик гүзәл әсәре генә дә әдипкә өлешчә бөеклек китергәндер дип фараз итәргә ярыйдыр.Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗат иткән һәр әсәр тирән мәгънәле. Нинди генә жанрда язылмасын, алар – әдипнең үз халкына әйтер ялкынлы сүзе, йөрәгендәге хис-тойгылар ташкыны, әлбәттә, саф күңел җылысы. Яшәү рәвеше, холкы да, иҗат итү манерасы да Атнабайча иде. Шушы тәңгәлдә аның шигырь юллары күңелгә килде:Иҗат дөньясындаҗиңел түгел,Мавыктыргычюллар күптөрле.Кеше салган юлданатлаганчы,Үзеңә юл салу хәерле.Олуг шагыйребез заманга яраклашмаган, анда-монда бәргәләнмәгән, ватан сөяр зат булып, үз асылында калган. Ул үзенең бәрәкәтле туган җиренә берегүен кыска гына шигырь юлларында әйтеп бирергә омтыла:Ул коткарыр, ул арчалапкалыр,Бәла-казаларга юлыксам.Кеше диеп мине йөретмәгез,Шушы җирне әгәр онытсам. Әнвәр Сөләйманов,Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.