Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов – атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсен, Мисырдагы “Әл-Әзхәр” университетын тәмамлап, 1910 елдан 1917 елга кадәр Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә гарәп теле һәм Ислам тарихы дәресләрен укыткан күренекле мөгаллим, күп дәреслекләр авторы, дин галиме. Шулай ук ул – мөселман мәгарифенең яңа системасын булдыруга зур өлеш керткән, гарәп телен өйрәнүдә яңа юнәлешне башлап җибәргән, күпсанлы танылган укытучыларны һәм тарихчыларны әзерләгән күренекле педагог. Илебездә үзгәртеп корулар башланып, дин ирке игълан ителгәч, мәчет-мәдрәсәләр ишекләрен яңадан ачты. Анда укыту өчен дәреслекләргә мохтаҗлык беренче көннәрдән үк үзен сиздерә башлый. Архивларга мөрәҗәгать итеп, 70-80 ел элек язылган борынгы дәреслекләрне эзләп табып, аларны иске төрки теленнән хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп, дәресләр бирә башлыйлар. Бу изге эшләрнең башында 90нчы елларда Мөселман мәдәнияте үзәген төзегән Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Ул совет хакимияте елларында онытылуга дучар ителгән татар дин белгечләре һәм галимнәренең хезмәтләрен беренчеләрдән булып барлап, үзе нигез салган “Иман” нәшриятында бастырып чыгара башлады. Аның тырышлыгы белән атаклы галимнәрнең хезмәтләре нәшер ителеп, рухи азыкка сусаган халыкның күңелләрен яктыртты. Бу китаплар арасында ХХ гасыр башында мәшһүр дин галиме Сөнгатулла Бикбулат тарафыннан язылган “Мәбдә-үл-кыйра-әт”, (“Укуга кереш”), “Мәбдә ән-нәху” (“Гарәп синтаксисына кереш”), ”Мәбдә-үл-сарф” (“Морфология”), “Дин дәресләре”, “Хәзрәти Мөхәммәд”, “Дүрт Хәлифә” һәм башка китаплар яңадан нәшер ителде. Авторның бу 16 хезмәте инкыйлабка кадәр дөнья күрә. Алар арасында Ислам тарихы һәм татар телендәге гарәп теле дәреслекләре дә бар. Русия Ислам университеты 2005 елда “Мәбдә-үл-кыйра-әт” китабының өч өлештән торган җыентыгын бастырып чыгарды, башка нәшриятларда да аның китаплары бастырыла. Аңа иң зур танылуны 1999 елда кабаттан басылып чыккан “Хәзрәти Мөхәммәд” китабы китерә. Һәм галимнең бу хезмәтләре мәдрәсәләрдә бүген дә актив кулланылышта.“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче ректоры Вәлиулла хәзрәт Якупов танылган галимнәребезгә багышланган кичәләр, конференцияләрне оештыручыларның да беренчесе булды. Ул мирасыбыз аша халкыбызның гаҗәеп рухи байлыкка ия булуын күрсәтте. Аның бу изге эшчәнлеген дәвам итеп, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Сөнгатулла Бикбулатовның да тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрде. Бу чарада дин белгеченең оныгы Фәрит Гайнуллин һәм туруны Герман да катнаштылар. Казанның Апанай мәчете каршындагы Милли мәдәният-мәгърифәт үзәге җәмгыятебезгә татар халкының мәдәният традицияләрен кайтару, татар галимнәре эзләреннән, дигән тикшеренүләр оештырып, репрессия корбаннары булган татар зыялыларының фаҗигасе турында мәгълүмат туплап, аларның исемнәрен аклау өчен зур эшләр алып бара башлады. С. Бикбулатовның гыйльми эшчәнлеге турында Апанай мәдрәсәсендә аның директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә махсус конференция оештырылды.Репрессияләр бер генә халыкны да, бер генә милләтне дә читләтеп үтмәгән. Сәяси золым, иң беренче чиратта, халыкның иҗатчыларына, иҗтимагый һәм мәдәни хәрәкәттә әһәмиятле роль уйнаган алдынгы карашлы, белемле катламына юнәлтелә. Бигрәк тә 1937-38 елларда ул халыкка зур афәт китерә. Бик күпләргә нахак гаепләүләр ташлана, аларны нахакка рәнҗетүләр, “фаш итүләр”, өркетүләр, физик һәм рухи яктан сындырулар башлана. Шулар рәтендә дин галиме, мәшһүр “Әл-Әзхәр” университетын тәмамлаган, бер үк заманда Каһирә педагогия институтында да белем алырга өлгергән талантлы шәхес Сөнгатулла Бикбулатов та була.Сөнгатулла Нигъмәтулла улы 1886 елның 27 ноябрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Балыклыкүл авылында дөньяга килгән, дип язылган документларында.Ул Федоровка төбәгендәге Балыклы авылында дөньяга килгән, дигән фараз да булган, ләкин ул дөреслеккә туры килми. Хәзер инде Сөнгатулла Бикбулатовның Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Ишпарсово (Макар) волосте Балыклыкүл авылында Нигъмәтулла Бикбулатов гаиләсендә туган булуында шик юк. Балыклыкүл авылы Авыргазы районында мордва халкы яшәгән Макар авылына якын гына урнашкан. Ә хәзерге Федоровка районына караучы Балыклы, Балыклыбаш авыллары Дедово волостена кергән булган. Тотрыксыз елларда Бикбулатовның гаиләсе, үз җирләре булмау сәбәпле, камыт тегү белән шөгыльләнеп, вакытлы эшкә ялланып көн күргәннәр, дип язганнар “Эхо веков” җурналында тарих фәннәре докторы Р. Вәлиев һәм Татарстанның Ютазы районы Урыссу мәдрәсәсе ректоры М. Мәрданшин С. Бикбулатовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган диссертациядә. Н. Бикбулатов, авыр тормыштан иза чигеп, үзенең ике ир туганы гаиләләре белән берлектә Ырынбурга юнәләләр. Алар күчеп китеп дүрт ай да үтми, гаилә башлыгы Нигъмәтулла вафат була. Ялгыз калган хатынга, өч баласын алып, яңадан Балыклыкүлгә кайтып китүдән башка чара калмый. Ул яңадан кияүгә чыга. Берничә елдан җиде яшьлек Сөнгатулланы анасы әтисенең туганнары гаиләсенә Ырынбурга җибәрә. Ятимлек шулпасын ничек эчүләрен галим язып калдырмаган. Әмма: “Җиде яшемдә мин туган агам Бикбулатов Гайнетдин тәрбиясенә эләктем, Ырынбурда ул мине ничектер данлыклы “Хөсәения” мәдрәсәсенә урнаштырды”, дигән язуы сакланган.Мәдрәсәдә Сөнгатулла бик тырышып укый һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә “Хөсәения” мәдрәсәсен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, 1906 елда Мисырдагы “Әл-Әзхәр” университетының тарих һәм гарәп теле гыйлеме факультетына укырга керә. Әлбәттә, аның чит илгә укырга китәргә үзенең матди мөмкинлеге булмый. Мәдрәсәне ачкан Хөсәеновлар яхшы укучы талантлы яшьләрне үз стипендияләре исәбенә чит илгә укырга җибәрә торган булган. Исламият галиме Равил Үтәбай-Кәрими: “Сәләтле шәкерт Сөнгатулла Каһирәдә “Төрки-татар шәкертләре җәмгыяте”н төзи, милләттәшләре вә дин кардәшләренең дуслык җепләрен эрли, аларның бер-берсе белән якынаюларына җитди сәбәпче була”, — дип язып калдырган, үзенең дә С. Бикбулатовтан дәресләр алуы турында хәбәр иткән. Сөнгатулла Бикбулатов, 1910 елда укуын тәмамлап, Ислам тарихы һәм гарәп теле белгече буларак диплом алып, “Хөсәения” мәдрәсәсенә кайта. Шул чордан С. Бикбулатов бөтен гомерен укытуга багышлый: гарәп теле һәм әдәбияты, фарсы теле, Ислам тарихы буенча дәресләр бирә. Ул вакытта туган тел буенча күләмле эшләр булмау сәбәпле, укыту гарәп китаплары буенча алып барыла. Дәресләрне ул үзе әзерләгән дәреслекләр буенча үткәрә, аңа бу дәрес материалларын бастырып чыгару турында киңәш бирәләр. Ул мәдрәсә өчен дәреслекләр яза башлый, гарәп теле, Ислам дине тарихы, дин дәресләре буенча китаплар язып, нәшриятта бастырып чыгаруга ирешә. Укыту эшчәнлеге белән беррәттән, 1912 елдан Ырынбурның мөселман шәкертләрен тәэмин итү җәмгыяте рәисенең ярдәмчесе дә булып эшли. Мәдрәсәдә С. Бикбулатов 1917 елга кадәр эшли, бу вакытта аңа 31 яшь була. Аның, шулай ук, “Хөсәения” мәдрәсәсе директорының укыту һәм фәнни эшләр буенча урынбасары булып торганы турында да мәгълүмат бар.1917 елдан, алты ел дәвамында, Сөнгатулла Бикбулатов Ырынбур халык мәгарифе институтында хезмәт итә. 1917 елның җәендә Ырынбурда мөгаллимәләр өчен оештырылган курсларда дәресләр бирә. 1917 елда “Хөсәения” мәдрәсәсе “Дәрел-мөгаллим” татар институты итеп үзгәртелә. Барлык укыту планнары, нигездә, мәдәни белем бирү ягына яраклаштырыла. “Хөсәения” мәдрәсәсе нигезендә беренче совет югары уку йортлары оештырыла. Рәмзия Биканачева.Казан шәһәре.Фото авторның шәхси архивыннан алынды.(Дәвамы бар).