"Приуралье" юл идарәсе башлыгы урынбасары Денис Абрамов хәбәр иткәнчә, быел төзүчеләр Уфа, Куергазы, Авыргазы һәм Стәрлетамак районнарында Р-240 Уфа–Ырынбур трассасының гомум озынлыгы 105 километр булган участокларын ремонтлый башлаячак. Эшләрне 2024 елда тәмамларга планлаштыралар. М-5 «Урал» автомобиль юлында Туймазы, Благовар һәм Чишмә районнарындагы 81 километр озынлыктагы автомобиль яңартылачак. “Кандракүл” милли паркы янында 13 чакрым юл капиталь ремонтланачак. Моннан тыш, Уфа, Иглин һәм Туймазы районнарында 26 километр озынлыктагы 2 полосалы участокны файдалануга тапшырачаклар. Шулай ук агымдагы елда Илеш районында М-7 «Волга» федераль трассасына капиталь ремонт ясау да планлаштырыла. Ә киләсе елда әлеге автомобиль юлында Уфа һәм Кушнаренко районнарында искергән асфальт өслекне 31 километр га алыштырачаклар. Доклад ахырында Денис Абрамов М-12 Мәскәү-Казан трассасын дәвам итү турында сөйләде, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайттылар. Республ