Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Үсмерне күрмәдегезме?

Башкортстанда полиция Балакатай районында югалган 17 яшьлек Тимур Сөләймановны эзләү белән шөгыльләнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 майда үсмер Юлдаш авылында Үзәк урамындагы картәнисенең йортыннан чыгып киткән. Тимур икенче авылга имтихан бирергә барырга тиеш булган. Тик уку йортына ул килмәгән.Полициягә эзләүдә урындагы халык, хакимият хезмәткәрләре ярдәм итә.Аның билгеләре: буе якынча 155 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре кыска, кара төстә.Әгәр дә сез үсмернең кайда булуы турында мәгълүматка ия булсагыз, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез: 8 (347) 270-39-02, 8 (347) 502-10-02, 8 (347) 502-15-12.Фото: "Башинформ" агентлыгы