Форумга килгән проектларны сайлап алу комиссиясен Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җитәкләде. Комиссия составына «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе, Башкортстанда Стратегик башлангычалар агентлыгының «Яңа вакыт өчен куәтле идеяләр» форумын уздыру буенча вәкиле Айгөл Хәбибрахманова, шулай ук тармак министрлыклары җитәкчеләре керде. "Яңа вакыт өчен куәтле идеяләр" форумы 2030 елга кадәр үсешнең милли максатларына ирешүдә ярдәм итәргә сәләтле идеяләрне эзләүгә юнәлтелгән. Традиция буенча аның катнашучылары Русия үсешендә, илнең суверенитетын ныгытуда катнашырга теләгән һәм әзер меңләгән актив кешеләр. - Республикабыз халкының 2023 елгы форумда катнашырга чакыруына реакциясе уңай һәм масштаблы булуга бик шатмын. 2 меңнән артык инициатива һәм проект эшләнгән, 3 меңгә якын кеше катнашты. Идеяләр саны буенча - без Русиядә беренче, идеяләр авторлары-катнашучылар саны буенча - Мәскәүдән соң икенче, - дип билгеләде республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры. Башкортстанда 6 конкурс юнәлеше буенча штаблар булдырылган һәм эшли: социаль, технологик, кадрлар, экология башлангычлары, эшкуарлык һәм санлы сервислар. Фото: рravitelstvorb.ru