Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күңел кушуы буенча

Мәсәлән, «Атайсал» республика проекты кысаларында «Корона» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Мамлеев Туймазыда мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү бүлеге өчен видеокүзәтү системасын һәм музыка үзәген сатып алды."Рамил Мидхәт улы якташлары өчен күп нәрсә эшли. «Маскита» волонтерлар штабы эшчәнлегенә актив ярдәм итә. Зур күләмдә «Корона» волонтерларга даими рәвештә мендәрләр ясау, җиңел күчереп йөртелә торган матраслар һәм медицина әйберләре тегү өчен материал җибәрә. Аннары әзер әйберләрне Донбасс госпитальләренә тапшырабыз.Чапаев һәм Мичурин урамнары чатында урнашкан дүрт метрлы гүзәл күбәләкне дә билгеләп үтәргә кирәк. «Корона» Туймазы халкына һәм шәһәр кунакларына шундый бүләк ясады. Махаон күбәләге шунда ук туймазылыларның истәлекле урыны һәм иң популяр фотозоналарның берсенә әйләнде."Атайсал" проектында, нигездә, безнең районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче уңышлы эшкуарлар катнаша",- дип язган Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.Фото: "Туймазы хәбәрләре"