Икенче конкурс нәтиҗәләре буенча 89 оешма үз проектларын тормышка ашыру өчен 163 млн сумнан артык грант алачак.Иң күп проектлар (17) «Сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны пропагандалау» юнәлешендә тормышка ашырылачак. Популярлыгы буенча икенче юнәлеш - «Мәдәният һәм сәнгать» (15 проект). «Гражданнарның аерым категорияләренә социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм яклау» юнәлешендә 14 проект гамәлгә ашырылачак.«Яңарыш таңы» проекты ярдәмендә Башкортстан Республикасында бомжларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү мөмкин булачак. Проектта көнкүреш, медицина, хокукый, психологик һәм рухи реабилитация оештыру планлаштырыла.Җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыру 14 июльдән дә иртәрәк башланмаячак. Конкурста җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://грантыглавы102.рф.Фото: "Башинформ" агентлыгы