Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, акцияне гамәлгә ашыруга шулай ук 5200 махсус оешма кушылган һәм 1700 берәмлек техника җәлеп ителгән.«Яшел Башкортстан» акциясе быел 22 апрельдән 13 майга кадәр узды. Бу чорда ишегалларында һәм иҗтимагый территорияләрдә зур агачлар һәм башка яшеллекләр утыртыла. Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, төбәктә 76 яңа тематик аллея формалаштырылган, 27 мең эре агач һәм 140 меңнән артык башка үсенте утыртылган, шулай ук 2,5 меңнән артык агач компенсацион яшелләндерелгән.Быел акция тематик аллеяларны формалаштыруга һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерүгә басым ясалды. Уфада «Яшел Башкортстан» акциясе башланганнан бирле шәһәр халкы катнашлыгында коммуналь хезмәтләр тарафыннан 12 яңа аллея формалаштырылган, 2195 агач һәм 1421 куак утыртылган. Башлыча юкә, миләш, шомырт, алмагач, нарат, зәңгәр чыршы кебек агачлар утыртылган."Агачларны вакытында үзгәртергә