Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Компенсация бирү тәртибе үзгәрә

Бу нәрсәне аңлатуын Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре сөйли.ТКХ өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүгә бердәм алымнар эшли башлаячак. Болар - компенсация бирүгә гаризаның гомум стандарт формасы, ташлама алу өчен кирәкле документларның расланган исемлеге һәм ярдәм чарасы бирү турында карар кабул итү вакыты (10 эш көненнән артмаска тиеш). Федераль һәм төбәк ташламаларына ветераннар, инвалидлар, радиация яки техноген катастрофалар аркасында зыян күргән гражданнар һәм күп балалы аз керемле гаиләләр керә.Гаризага беркетергә кирәк булган документлар исемлеге - Русия Хөкүмәте карарында https://vk.cc/cos8Ej. Документларны шәхсән КФҮдә, яки республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына илтергә, шулай ук дәүләт хезмәтләре аша тапшырырга мөмкин. Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнрына ай саен акчалата компенсация алучыларга кабат гаризалар һәм документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.Республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары:http://rcspn.mintrudrb.ru/offices#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостанФото: eaomedia.ru