Кайбер җәнлекләр, хайваннар яисә кошлар, аларның хуҗалары тормышына йогынтысы һәм әлеге җан ияләренә бәйле сынамыш, юраулар еш кына гаҗәпкә калдыра. Болар чыннан да шулаймы, әллә инде кешеләрнең шул мизгелләрдәге психикасы торышына, кәефенә, шикчеллегенә бәйлеме? Бу сорауларга бертөрле генә җавап та биреп булмый торгандыр, шулай да туры килүчәнлекләр еш кына шик-шөбһәгә сала…Песи артыннан кеше дә үлә“Әбинең (хатын әнисенең) йортында яшәүче безнең бу йомшаккаебыз Кытай песиеннән һәм Бомбей мәчесеннән туган иде, – дип яза Интернетта Яңавылдан Зәйнәгытдин. – Менә ул үзе дә балалады – өч мәче малае һәм бер песи кызы тудырды. Мин аларны кунакка барган чакларымда кулларыма алып, юеш борыннары белән үземнең танауга терәгәндә искиткеч тәэсир итә торган энергетик көч, рәхәтлек ала идем. Раскладушкамда ятып торганда күкрәгемә килеп менеп, муенга сырпаланып, мырылдарга яраталар иде.Ләкин бу песи балалары ай ярымлык булганда берәм-берәм үлә башлады. Иң башта эрерәк дип исәпләнгән “Малайка” алмагачтан егылып төште. Әби яшәгән йортның икенче, аерым бүлегендә җәмәгатемнең икетуган алкаш абыйсы яши иде, песи баласы үлгәннән соң озак та үтмәстән ул башын элмәккә тыкты.Озакламый бернинди сәбәпсез-нисез икенче песи баласы да безнең белән хушлашты: каяндыр кайтып керде дә минем раскладушкада бераз йоклап алды, ә кичкә инде тартыша-тартыша җан бирде. Ә озак та үтмәстән әбине җирләдек. Песи балаларының тагын берсе бик каты чирләп алды, ләкин, без биргән антибиотиклар ярдәм иттеме, анысы савыкты.Аннан соң иң матуры булган “Кысь” үзен сәер тота башлады, уйнамый да, бик сүлпән иде, ашамый, су гына эчә. Өянәкләре башланганда карават астына кереп китә, чире тоту үткәч, минем янга килеп ята. Бер иртәдә уянып китсәм, ул минем карават янында идәндә ята. Мин аны үрелеп сыйпап алдым, ләкин ул инде суынган иде. Хәзер кайсы туганыбыз белән ни булыр дип котларыбыз очып тора...”Ябалак ухылдаса...“Сынамышлар, юраулар еш кына юш килә, ләкин безнең белән, шөкер, беренче очракта алай булмады, – дип яза Стәрлетамактан Жоржетта апа. – Әнине ашыгыч ярдәм машинасына фатирдан күтәреп чыгарганда аягы белән алга алып чыктык. Миңа аны күтәрешергә скорыйның шоферы ярдәм итте. Кухняда борылырга уйлаган идек тә, носилка анда сыймады, ә яңадан залга керергә шофер ризалашмады. Минем һәм әниемнең котын алып, шул килеш алып чыгып киттек.Дәваханәгә килгәч, мин Гыйльмегаян җизнигә шалтыраттым да әлеге хәлне курка-курка гына сөйләп бирдем. Ул кычкырып көлде дә, димәк, әби тиз арада савыгып та кайтыр, диде. Шулай булып чыкты да. Әнинең йөрәк өянәге иде, тик табиб өйдә үк ярдәм күрсәткәч, дәваханәгә барып җитүгә авыруның хәле җиңеләйде һәм безне бераздан кайтарып җибәрделәр. Машинасы белән теге җизнине чакырырга туры килде.Аның каравы, өй янында ябалак кычкырса, берәрсенең үлеменә юрыйлар, дигәнне ишеткәнем бар. Безнең йорт янындагы агачта май аенда таныш булмаган ниндидер кош һәр кич саен кычкыра башлады. Тавышы да елап-сыкрап, дигәндәй, сузып-сузып чыга иде, йөрәкләргә үтеп керерлек!Мондый тавышны беркайчан да ишеткәнем юк иде. Аптырагач, Интернеттан эзләп таптым моны, “сплюшка” дип йөртелүче кечкенә ябалак булган. Яшәү мохите дә безнең яклар түгел икән, каян килеп чыккандыр, шуңа тавышы да таныш булмаган. Шул ук җәйдә әтиебез вафат булды, аннары җизни, аннан соң әнием. Ике ел эчендә өч мәет чыкты. “Сплюшка” бәла чакырып кычкыргандыр инде...”Зираттан чыгып һөҗүм итте...“Миңа Башкортстан буйлап машинам белән төнлә дә күп йөрергә туры килә, – дип яза Чакмагыштан Зөлкафил. – Шулай берсендә Кушнаренко районы аша узганда салонда ялгызым гына кайтып барам. Борылыштан соң бер авылга якынайганда колагыма каяндыр: “Тизлегеңне кимет, акрынрак бар!” – дигән тавыш ишетелде. Тизлегем сәгатенә якынча 100 чакрым булгандыр, өстәвенә, борылыштан соң бит, артыгын басып та булмый.Тыңлаучан кеше буларак, мин бу күкләр авазына колак салдым һәм чыннан да тизлегемне киметтем. Бу вакытта юл буендагы зират белән тигезләшеп килә идем, бу юлдан еш үткәнлектән, моны мин яхшы беләм. Аны агачлар каплаганлыктан, ул көндез дә бик күзгә ташланып бармый.Шулвакыт көтмәгәндә шул зират ягыннан галәмәт зур ябалак очып килеп чыкты! Сезнең ябалакны якыннан күргәнегез бармы? Юк, мин бәләкәйләре турында сөйләмим, искитмәле зурлары турында әйтүем. Менә шул кош кинәт кенә килеп чыкты да машина алдына килеп керде, мин исә мизгел эчендә тормозга бастым! Һәм чыннан да тизлегемне киметмәгән булсам, алгы тәрәзәмнән кабинага килеп керәсе иде.Юлда йөргәндә “күкләрнең” менә шундый һәм башка төрле кисәтүләре дә булып тора, җәмәгать, ишетә һәм күрә белергә генә кирәк...”Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.(Интернеттан алынды).Фото www.edu.severodvinsk.ru сайтыннан.