Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Адәм баласы

Премия бирделәр бер көнне. Калын гына конверт, шул юан конверт эчендә әллә ничә котлау хаты һәм зифа буйлы саф бер купюра. Шатландым инде, әлләни зур булмаса да сатып алган акча түгел бит. Аның каравы, кибеткә кергәч, сатучы кызның тиешле купюралары булмады да тегене унлыклар белән бирде. Менә, җәмәгать, акчаның үз сере бар икән аның. Галәмәт әйбәт эшли. Тылсым! Акчаңны күбәйтәсең килсә, аны унлыкка әйләндерергә кирәк икән. Вәт шунда күбәя дә, весы да арта.Бөтен кесәләр көнбагыш тутырган кебек кабарып чыкты хәзер. Кесәгә сыймаганын учка йомдым. Китеп барам шулай урам буйлап. Бөтен нәрсә кабарган, йодрык йомарланган. Базарга җиттем. Бер читтәрәк теләк теләп озатучылар тезелеп баскан. Хәер биреп китсәң – теләк телиләр, бирмәсәң – озатып калалар. Кайда икәнен белмим. Тыңлап бетерәсең- мени инде аны. “Иди ты...” – диләр инде. Озаталар.Менә ул, җәмәгать, йодрык төйнәп йөрүдән дә авыррак нәрсә юк икән. Уч кычыта башлый. Туктале, мәйтәм, бер йодрыкны азат итим әле. Әрвахлар рухы да шат булыр, минем премия хөрмәтенә банкет сыман нәрсә ясарлар. Хәер таратырга булдым. Бер картка бирдем – битен сыпырды, икенче кортка чукынырга тотынды, үземне дә чукындыра башлаган иде, өченчесенә күчтем. Киләм шулай рәт буйлап. Рәхәт.Йөзләренә карамыйм хәзер. Биргәннең битенә карама, дигән әйтем бар бит. Алганның да битенә карарга ярамый икән. Битлеге селкенә башлый. Мин дә карамыйм. Фатир өчен алалар, утка, суга, газга, һавага... Салымнар алалар... Пенялар, процентлар... Алалар, Аллаһка шөкер. Ихтыяҗ бар. Йөзләренә карамыйм. Бу юлы да шулай. Бер мәлне унлык сузган кулымны берәү бәреп җибәрде.Башымны күтәреп карасам – корсагын киереп төп кебек юан бер абзый басып тора. Затлы костюмнан. Галстугы­ның очы минем күкрәккә төбәлгән.– Син нәрсә мине мыскыл итәсең! – ди.– Хәер бирәм, – мәйтәм.– Мин хәерчегә охшаганмынмы?! – ди.Ә мин... Нәрсә әйтергә дә белмим. Хәзер кешенең киеменә карап кына бер нәрсә дә әйтеп булмый. Әле бер көн кибеттә, бик сәләмә киенгән берәү әллә ничә шешә аракы алды. Бомжлар банкет үткәрә микән әллә, дип артыннан чыккан идем, фәлән миллионлык “Мерседес”ка кереп утырды. Шуңа ни әйтергә дә белми торам.– Кем белә инде, мәйтәм, бәлки, кредитка алгансыңдыр.– Кредитка! – теге кызарынды-бүртенде, шартласа – күмелеп калам бит, дип, үземне кызганып, җиргә тартылып куйдым. – Син белә­сеңме минем кем икәнне!– Юк, белмим.– Мин – Фәлән Фәләневич Фәләнев!– Танышуга шатмын. – Фәстердем инде аз гына. Мин танышуга түгел, аның шартламавына шат идем.– Бу базарның хуҗасы.Нәрсә дип әйтәсең инде. Кабат хәер биреп тормадым. Оҗмахка кермәячәге көн кебек ачык инде. Ул моны үзе дә беләдер, шуңа хәер-догага исе китмидер. Белә, канишны. Бу хәтле гәүдә белән оҗмах ишегенә сыеп буламыни!Теге бер генә ым какты, ике әзмәвер ике ягымнан тотып базардан чыгарып ташладылар. Кесә тулы тимер акча булгач, авырлык ярыйсы гына арткандыр инде, бик еракка ыргыталмадылар. Рәхәт инде акчаң булгач. Ул саклый һәр очракта да.Күп вакыт үтмәде, теге Фәлән Фәләневичның вафаты турында хәбәр булды. Йөрәге тоткан. Әле менә шуның рухына хәер биреп чыгып киләм. Таныш бит инде. Теге вакытта күңелемә ятмаса да – адәм баласы. Бәлки, бүген аның турында уйлаучы да юктыр. Һәркем үз дөньясында гына хуҗа, башка дөньяга күчтеңме – барысы да башкачарак.Адәм баласы әллә нәрсә­ләрнең хуҗасы булырга мөм­кин, тик үз гомеренә генә тулысынча хуҗа түгел. Үзеңне әллә кемгә санап, кеше алдында текә кыланырга тели­сең икән, һичьюгында ике гомерең булырга тиеш. Ә хәер жәлке түгел... Ул миндә әллә күпме хуҗаларга җитәрлек әле...