Моннан тыш, урманнарны уттан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эш алып барыла."Бүгенге көндә Зилаер, Белорет, Бәләбәй, Дуван урман янгыннарын сүндерү станцияләренең хезмәткәрләре тарафыннан планлаштырылган 200 аншлагның - 37се, шулай ук Зилаер, Белорет, Бәләбәй, Дуван һәм Уфа урман янгын сүндерү станцияләре хезмәткәрләре тарафыннан планлаштырылган 163 шлагбаумның 29ы ясалган һәм урнаштырылган", — диделәр Урман хуҗалыгы министрлыгында.Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда махсус янгынга каршы режим гамәлдә, ул 2023 елның 16 маеннан махсус боерыкка кадәр озайтылды.Аншлаглар халыкны урманнарда янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү турында кисәтү өчен билгеләнә. Шлагбаумнар янгынга каршы билгеләнешкә ия, аларны янгын куркынычы булган урыннарда урнаштыралар. Шлагбаумны янгын куркынычы зур булган очракта ябалар."Билгеләнгән аншлаглар күренерлек булырга тиеш, чөнки аларны урманда тәртип кагыйдәләрен бозуны кисәтү өчен урнаштыралар. Үз чиратында, янгын куркынычы булган чорда шлагбаумнар урманга килүче кешеләрнең санын чикләүгә ярдәм итә", - дип өстәде төбәкнең Урман янгыннарына каршы станция җитәкчесе Айрат Йосыпов.Фото: "пресс-служба минлесхоза РБ"