Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Коръән Кәрим укуның файдасы

Бервакыт бу бала: “Бабай, мин Коръән китабын синең кебек укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китабны ябу белән, ятлаган әйберләрем башыман чыга. Шулай булгач, Коръән Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?” – дип сорый.Мичкә ташкүмер сала башлаган бабасы, туктап: “Бар, улым, ташкүмер кәрҗинен ал да, елгага төшеп, су алып мен”, – дип әйтә.Оныгы шулай эшли дә: ул кәрҗинне алып, су алып менәргә төшеп китә. Әмма ул тау башына менеп җиткәнче, су кәрҗиннән агып беткән иде инде.Моны күреп, бабасы елмаеп куя һәм: “Син тизрәк атлап кара”, – дип әйтеп, оныгын кабаттан су алырга төшереп җибәрә. Монысында инде малай тизрәк атларга тырыша. Әмма тау башына йөгереп менеп җиткәнче, кәрҗин буш була. Бабасына суны кәрҗиндә алып менеп булмаганлыгын хәбәр иткәч, малай чиләк артыннан китә. Бабасы моны күреп: “Әмма миңа бер кәрҗин су кирәк, миңа бер чиләк су кирәкми. Син бар көчеңне куеп эшләргә теләмисең генә”, – дип каршы төшә.Оныгы бу хәлнең мөмкин түгеллеген исбатлар өчен, кабаттан елга буена төшеп китә. Ул кәрҗине белән су тутырып ала да, бар көченнән бабасы янына чаба башлый. Әмма менеп җиткәнче, су агып беткән була.Хәлдән тайган малай: “Менә, бабай, әйттем бит мин сиңа – болай булмый”, – дип нәтиҗә ясап куя.“Син моны мәгънәсез дип уйлыйсыңмы? – дип сорый бабасы, – Кәрҗингә карап ал әле”.Оныгы кәрҗингә карагач, ташкүмердән каралып беткән кәрҗиннең эчтән дә, тышкы яктан да чистарганын күреп ала.“Балам, Коръән укыган вакытта менә ниләр була. Син аны укыган вакытта аңламаска да, истә дә калдырмаска мөмкинсең. Әмма ул сине эчке яктан да, тышкы яктан да үзгәртергә сәләтле. Менә шул рәвешле Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызны да үзгәртә”.Фото: Фәнүз Хәбибуллин