Быел Уфада дистанцион юл белән кылынган 2332 җинаять теркәлгән инде. Шулардан 95 факт узган атнада: китерелгән зыян 23 млн 508 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе җәмәгать тәртибен саклау бүлеге начальнигы Руслан Шәймәрданов хәбәр итте. Спикер берничә мисал да итерде. "15 майда Уфадагы Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе хезмәткәренә билгесез номерлардан инвестицияләр кертү сылтавы белән мошенниклар шалтырата башлый. Ышанычка кергәч, билгесез кешеләр аны 4 млн 845 мең сум акчасын мошенниклар күрсәткән төрле банк счетларына күчерергә күндерә. 17 майда 18нче дәваханә табибына ялган банкирлар шалтырата. Шул ук схема буенча аны 4 млн 129 мең сум күчерергә күндерәләр, шуның 3 млн 229 мең сумын зыян күрүче кредит итеп рәсмиләштергән», — дип хәбәр итте Шәймәрданов һәм гражданнарны уяу булырга чакырды. Югары белемле табиблар да алдангач инде... Фото: башинформ