Форумның беренче чарасы бизнес-иртәнге аш булды, анда республиканың эшкуарлык өлкәсенә, эшлекле берләшмәләргә һәм югары уку йортларына ярдәм итү инфраструктурасы вәкилләре катнашты.- Быел без Эшкуарлык атнасын инде 10нчы тапкыр үткәрәбез. Форумның мәйданчыклары эчтәлеге һәм уздыру урыны буенча төрле. Чаралар Уфада да, республика районнарында да узачак. II төбәкара бизнес-шерифлар форумы мөһим вакыйга булачак, анда чит илләр һәм Русия төбәкләре вәкилләре, шулай ук республиканың бизнес-шерифлары катнашачак, – дип билгеләп үтте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алисә Гыйбадуллина.Эшкуарлык атналыгы чараларында гамәлдәге эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм үз эшләрен ачарга ниятләүчеләр катнаша. Төп басым кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары һәм заманча шартларда эшкуарлык потенциалын үстерү турында мәгълүмат бирүгә ясала.- Эшкуарлык атналыгы - эшкуарлык өлкәсендә елның иң якты вакыйгаларының берсе. Чараны оештыручыларга, бигрәк тә Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына, бизнеска ярдәм итү институтларына, эшкуарлыкның иҗтимагый оешмаларына малтабарлар мәнфәгатьләрендә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова.Эшкуарлык атналыгының төп программасы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://cmbrb.ru/Фото: Башкортстан Хөкүмәте