“Китап-бәйрәм” дип исемләнгән мәртәбәле киңкүләм чара башкаланың Совет мәйданында һәм аның тирәсендәге территорияләрдә Совет һәм Пушкин урамнары буйлап узачак. Ярминкә үткән мәйданда чатырлар урнаштырылачак, вакыйгалар мәйданчыклары, лекторийлар зоналары булдырылачак.Май башына эре нәшриятлардан, сәүдә оешмаларыннан һәм букинистлардан катнашу өчен 73 гариза килгән. Уфага шулай ук язучылар һәм шагыйрьләр, танылган театр артистлары, Русия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән музыкантлар чакырылган. – Безнең бурыч – чараны барлык яшь төркемнәре өчен кызыклы һәм бай итү. Көн саен программаны китап авторлары һәм кунакларыбыз белән очрашу форматында “Мөһим сөйләшүләр” ачачак. Без Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, язучылар Михаил Лабковский һәм Татьяна Устинова, Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры директоры Кирилл Кроктан раслау алдык инде, – дип билгеләде республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Фестивальнең кичке программасы үз эченә моноспектакльләрне һәм артист