Тантаналы чарада Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Бердәм Русия” тарафдарларының төбәк советы рәисе Яков Кугубаев, Мәмәдәл һәм күрше авыллар халкы һәм кунаклар катнашты. Әлеге һәйкәлнең авторы – рәссам Фәрит Галләмов. Аның өстендә эш бер ел дәвам иткән. Мәмәдәл авылында яшәүчеләр йөрәк кушуы буенча барысы да Урындагы башлангычларга ярдәм программасын хуплый һәм һәйкәл төзүгә үз өлешен кертә. Төп иганәче булып “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев чыгыш ясаган. Альберт Рафаил улы – туган җирен яратучы булдыклы һәм игелекле шәхес. Ул Дүртөйле районының чәчәк атуы өчен күп көч салды һәм “Атайсал – кече Ватан” республика проектының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңүче булды. Проектның асылы шунда ки, республика халкы кече Ватанына анык ярдәм күрсәтә. Альберт Дәүләтбаев авыл халкының проблемаларына һәм ихтыяҗларына беркайчан да битараф калмый. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясады. Альберт Дәүләтбаев Суккул авылында сөекле әнисе хөрмәтенә “Флүрә” дип аталган күркәм мәчет төзеткән, урындагы мәдәният йортын төзекләндергән һәм сәхнә костюмнары сатып алган, хоккей тартмасы төзеткән һәм балаларга хоккей өчен форма сатып алып биргән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 4 майда Уфаның “Торатау” конгресс-холлында узган “Якташлык көче – Сила землячества” икенче форумы үтте. Вакыйга 2021 елның мартында Башкортстан Башлыгы башлангычы белән старт бирелгән “Атайсал” проектына арадаш йомгак ясау мәйданчыгы булды. Форумда республика җитәкчесе Радий Хәбиров Альберт Дәүләтбаевка кече Ватанына зур ярдәм күрсәткән өчен Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. – Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән ихлас тәбриклим. Биредә һәйкәл кую турында күп уйладык һәм барлык тәкъдимнәр буенча фикер алыштык. Барыгызга да мәгълүм, Липецк өлкәсенең Задонск шәһәрендә Җиңү өчен сигез улын биргән ана хөрмәтенә һәйкәл куелган. Мария Фролова унике бала тәрбияләп үстергән, аларның унысы – ир-егетләр. Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала Мария Матвеевнаның тормыш иптәше Георгий Игнатьевич вафат була. Сугыш башлангач, ана уллары Михаил, Дмитрий, Константин, Тихон, Василий, Николай, Леонид, Петрны фронтка озата. Мария Фролованың сигез улы да Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак була. Мария Матвеевна озын гомер кичереп, 96 яшендә вафат була. Ул үзенең барлык һәлак булган балаларының хатларын яттан белә. Ә кайчандыр Фроловлар гаиләсе яшәгән урам хәзер алар хөрмәтенә атала. Ана һәйкәле Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгына куела. Берничә ел элек мин ул һәйкәлне барып күргән һәм Мария Фролованың сабырлыгына сокланган идем. Мария Матвеевна кебек соклангыч аналар безнең Дүртөйле районында да бар. Аларга олы хөрмәт йөзеннән улларын яу кырында югалткан аналарга багышлап биредә һәйкәл куярга карар иттек, – диде Альберт Рафаил улы. – Староста Альфрит абый Фәхретдинов тырышлыгы белән Мәмәдәл авылы зиратында гына ветераннар аллеясы бар. Мәмәдәл – чиста-пөхтә авыл, монда тырыш, булдыклы һәм бердәм халык яши. 2022 елда Мәмәдәл авылында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларга истәлекле обелиск урнаштырыла. “Кайгылы ана” һәйкәле аның янәшәсендә куелган, шунда ук “Хәтер бакчасы”на нигез салынган, 30 төп чыршы утыртылган. Балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелгән.Төзелеш идеясе авторы – авыл старостасы Альфрит Фәхретдинов. “Безнең авылдан фронтка 171 кеше киткән, 103 кеше исән-сау әйләнеп кайткан, 68 кеше һәлак булган, обелискта аларның исемнәре язылган. Бүген биредә 2 тыл хезмәтчәне, 14 сугыш чоры баласы яши”, – диде Альфрит Фәхретдинов. – Бүген, Украинада Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәлләрне җимергәндә, без сезнең белән, кадерле якташлар, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның фашизмны Бөек Җиңүен шушы рәвешле һәйкәлләрдә сынландырабыз. Һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәбез, мотлак Җиңүгә ышанабыз!Хәтер – мәңгелек. Без, Бөек Ватан сугышы яугирләренең балалары һәм оныклары, алар турында хәтерне мәңге саклаячакбыз. Сезне Бөек Җиңү көне, олы бәйрәм белән ихлас котлыйм, – диде чыгышында Риф Йосыпов. Риф Сәгъдәтулла улы Альфрит Фәхретдиновка Дүртөйле районы хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. – Җиңү көне алдыннан реставрацияләргә, ремонтларга, ә кайчакта һәлак булган яугирләргә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган һәйкәлләрне яңадан төзергә кирәк, дип саныйм. Бу бигрәк тә соңгы вакытта аеруча әһәмиятле. Безгә Германия фашизмын җиңү өчен нинди корбан китергәнебезне искә төшерү бик мөһим һәм кыйммәтле. Республикада Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган һәйкәлләр, мемориаллар күп, алар ремонтлана, халык көче белән тәртипкә китерелә. Бу зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да башкарылучы эш, һичшиксез, ватанпәрвәрлек хисен, илебез һәм тарихыбыз өчен горурлык тудыра, – диде Яков Кугубаев. – Һәйкәл ачу – шундый кечкенә генә вакыйга кебек, ләкин район, республика һәм бөтен ил күләмендә мондый мемориаллар бер-ике генә ачылмый, без үз бабаларыбызның тынычлык һәм күпмилләтле илебез өчен көрәшен истә тотабыз һәм моны дәвам итәчәкбез. “Кайгылы ана” һәйкәлен ачу һәм мәңгелек утны кабызу хокукы Риф Йосыпов һәм Альберт Дәүләтбаевка бирелде. Суккул авылы хакимияте башлыгы Самат Байгускаров Мәмәдәл авылында төзекләндерү эшләрендә катнашкан Илфир Мәгъсүмов, Гөлшат Нәбиева, Гүзәл Шакирова, Альмира Бәшировага Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада хәрби хәрәкәтләр ветераны, обелискта язылган шигырь авторы Винер Фәттахов, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия сугыш ветераннары җәмгыятенең Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы полиция подполковнигы Изһар Шәңгәрәев чыгыш ясадылар. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фазлыйәхмәтов җитәкчелегендәге легендар “Яшел беретлар” ансамбле, район мәдәният йорты солистлары Радик Салихов, Алинә Ирназарова, Айдар Кәримов һәм Наилә Макулова хәрби җырлар башкарды, “Альянс” хореография коллективы “Торналар” театр-хореография композициясен тәкъдим итте. Солдат анасы... Алар иң авыр сынау елларында Ватан алдындагы бурычларын үтәде, Туган илне сакларга иң кадерле кешеләрен – улларын һәм кызларын озатты. “Кайгылы ана” һәйкәле ил геройларын тәрбияләп үстергән аналарны данлый.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.