Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Соңгы кыңгырау”га пычак белән килгән...

Ләкин аңа бу эшне башкарырга комачаулаганнар. Егет кулга алынган. Кызга җитди зыян килмәгән. Бу хәл Волгоград өлкәсенең Иловля поселогында булган. Егетне белүчеләр әйтүенчә, ул кызга яшерен гашыйк булып йөргән. 17 яшьлек үсмер үзе тыныч булган һәм беркем белән дә аралашмаган. Сыйныфташ кызына да хисләрен белдерергә тырышмаган, аңа якын да килмәгән. Mash Telegram каналы хәбәр иткәнчә, элегрәк үсмердә агрессивлык билгеләре күзәтелгән — бервакыт ул бер баланы киемнәреннән тотып күтәргән. Бәйрәмгә носкиена пычак тыгып килгән егет тырышып укымаган, әмма тәртибе белән проблемалары булмаган. Каза күргән кыз исә яхшы укыган, һәрвакыт актив булган.