Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Алгарыш өчен тырыш!

Апрель ахырында Чакмагыш районының үзәк китапханәсендә зур әдәби чара үтте. Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе биредә күчмә утырыш оештырып, биш иҗатчының кулъязма китапларын тикшерде. Аларның барысы да (Рәсимә Ильясова, Резеда Шакирова, Рәмзия Шәрәфетдинова, Люция Әблиева, Земфир Әхияров) Чакмагыш районында туып-үскән.Район хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова әй­түенчә, кайсы гына чорда да әдәбият – җәмгыять өчен мөһим өлкә. Чакмагышта әдәбият сөю­челәр “Чаткылар” әдәби түгәрәгенә берләшкән. Аның җитәкчесе – ветеран журналист, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Рәзифә Сәхапова. “Игенче” гәзи­тендә, республика матбугатында аларның әдәби шәлкемнәре вакыт-вакыт дөнья күреп тора. Ниһаять, быел иң актив язышучыларның әсәрләре Язучылар берлегенә тик­шерүгә тәкъдим ителде. Районның үзәк биләмәара һәм балалар модельле китапханәсе директоры Алсу Гәрәева якташларының иҗаты өчен сөенүен, бүгенге чараның аларга үсеш өчен зур этәргеч булачагын әйтеп үтте.Билгеле булуынча, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган авторлар Башкортстан “Китап” нәшриятына кулъязма тәкъдим итәргә теләсә, кулъязмаларын секция яисә бер­ләшмә утырышында тикшер­тергә тиеш. Утырышта уңай бәялә­мә бирелгән очракта, кулъязма дәүләт нәшриятында аерым яисә күмәк җыентыкта нәшер ителүгә дәгъва итә ала.Башкортстан Язучылар берлеге бинасы ремонтка ябылу сәбәпле, Татар әдипләре берләшмәсе мондый утырышларны күчмә рәвештә үткәрергә булды. Аларның беренчесе Илеш районының үзәк китапханә­сендә оештырылып, Мәрьям Шәмсиеваның хикәяләре хуплау алган иде. Бу утырышны үткәргәндә исә Чакмагыш үзәк китапханәсенә мөрәҗә­гать итәргә туры килде. Әлбәттә, районнардагы китап­ханә, мәдәният өлкәсе хез­мәткәрләре безнең үте­нечкә каршы килми, бар яклап ярдәм итәргә омтыла.Чакмагыштагы очра­шуның тәүге өлешендә кулъязмаларга җентекле анализ ясалды. Анда Бер­ләшмә җитәкчесе Руслан Сөләйманов, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова, авторлар үзләре һәм “Чаткылар” әдәби түгәрәге әгъзалары катнашты. Кулъязма­ларның дүртесе шигъри әсәрләр булганлыктан, берләшмәнең шигърият секциясенә һәм аның җитәк­чесе шагыйрь Мөнир Вафинга һәрбер шигырьне иләк аша үткәреп, кибәген бөртекләп җилгәрергә туры килде. Каләмдәшләребезнең кай­берләре (Лилия Сәгый­дуллина, Эльверт Хәмәтшин, Рәсим Шәфи) тикшерүгә чыгарылган әсәрләргә карата фикерләрен язма рәвештә юллаган, алар шулай ук авторлар игътибарына җит­керелде.Икенче өлешне район китап­ханәчеләре, әдәбият сөючеләр дә тамаша кылды. Анда кунаклар һәм кулъязмасы тикшерү үткән авторлар үз шигырьләрен укып ишеттерде. Район мәдәният йорты сәнгать­кәрләре Ревинер Гобәев, Гүзәл Табишева­ның чыгышлары очрашуны тагын да ямьләп, күңелләрне күтәреп җибәрде. Күршеләр – Илеш районының “Балкыш” әдәби бер­ләшмәсе җитәк­чесе Гөлфинә Сәли­мова, язучы Мөнәвис Низаминың да чыгышлары кызыклы булды.Гомумән алганда, тәкъ­дим ителгән кулъязма­ларның авторлары барысы да иҗатта активлык белән аерылып тора. Әсәрләре Башкортстан, Татарстан матбугатында һәрдаим басыла, һәртөрле конкурсларда катнашалар, социаль челтәр­ләрне “иярлиләр”. Бары­сының да диярлек үзнәшер юлы белән берничә китабы дөнья күргән. Димәк, әсәрләренең иң уңышлы­ларын, вакыт сынавы үткәннәрен Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре бер­ләш­мәсе утырышында тикшерергә вакыт килеп җиткән. Әйткәндәй, Чакмагыш “Чаткылар” әдәби түгәрәгенең социаль чел­тәрдә үз чаты бар. Биредә алар әсәрләр буенча фикер алыша, бәхәсләшә, тәҗри­бәлерәкләр үз киңәшен бирә. Әмма иҗади алгарыш өчен киңрәк мәйданга чыгу, үзеңне сынап карау шарт. Әлеге утырыш шушы максатны күздә тотты да инде. Авторлар үзләренең биографиясе, иҗатка килү юлы, үзнәшер китаплары, матбугатта басылган әсәрләре белән кыскача таныштырып, бер­ничә шигырен укып ишеттерде.Башкортстанның мәгариф отличнигы, Яңа Каръяуды авылында туган Рәсимә Ильясованың дис­тәгә якын үзнәшер китабы басылган, социаль челтәрләрдә көн саен диярлек яңа шигырь­ләре күренеп, бихисап хуплау комментарийлары җыеп тора. Гомер буе Рапат урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыткан, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Рәсимә Гыймран кызы шигырь техникасын, әдәбият теориясен яхшы үзләш­тергән. Ул Рапат авылында күренекле авылдашы, җырчы Илфак Смаковның музеен оештыручы буларак та билгеле. Иҗатта камиллеккә омтыла, һәм күләм сыйфатка күчә дә: башлангыч чор иҗаты белән хәзерге шигырь­ләрен чагыштырганда аерма зур. Шәхси лирикадан тыш, гражданлык лирикасына да игътибар бирә, идея-фәлсәфи табышлары байтак. Шул ук вакытта кайбер рифма төгәлсез­лекләре, тапталган темаларга языл­ган әсәрләр очрый.Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсендә озак еллар эшләгән, һөнәре буенча хокук белгече, Тозлыкуш авылында туып-үскән Люция Әблиева төрле жанрларда иҗат итә. Чәчмә, юмор, шигъри әсәрләре җыентыклары басылып чыккан. Матбугатта, бигрәк тә аларның сайтларында исеме бик еш яңгырый, үз битләрен уңышлы алып бара. Соңгы чорда балалар әдәбиятында уңышлы адымнар ясый. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар Татарстанда үткән конкурсларда лауреат булды. Люция Мәснәви кызы үзенең чыгышын кечкенә спектакльгә әверел­дерде, дисәң дә була. Балалар өчен языл­ган “Светофор” шигырен укыганда төрле төстәге шарлар, костюм элементлары (эшләпә, перчатка), хәрә­кәтләр кулланды. Шигырь­ләре нәниләр аудито­риясенә төбәп языл­ган: моны Чакмагыш гимна­зиясенең сыйныф укучысы Нурия Шәймө­хәммәтова сәнгатьле итеп укыган “Әни”, “Мәк­тәбем” шигырь­ләре дә раслады. Каләм­дәшләре тарафыннан аңа образлы сурәтләү чараларына, ритмик чараларга игътибарлырак булырга киңәш ителде.Тәҗрибәле филолог, Иске Калмаш авылында туып-үскән Резеда Шакированың Башкортстан “Китап” нәш­риятында “Рәнҗешләр дә салкын карлар кебек” исемле электрон китабы дөнья күргән иде инде. Балалар өчен шигъри җыентыгы ковид чикләүләре чорында дистанцион утырышта тикшерелеп хуплау алган булса, нәниләр өчен әлеге кулъязмасы – өченче тупланма. Алдагысыннан аермалы буларак, биредә омонимнар кулланып төзелгән сәхифә дә бар, ул дидактик, практик әһәмияткә ия. Чыгыш ясаучылар Резеда Флүр кызы иҗат иткән шигырьләрнең техник яктан төзек булуына игътибар итте, шул ук вакытта сүзгә сак карау, күпсүзле­лектән, озын шигырь­ләрдән котылу кирәклеген ассызыклады.Һөнәре буенча икътисадчы Рәмзия Шәрәфетдинова да дистәгә якын үзнәшер китап чыгарган. Алардагы әсәрләр арасында бәетләр, багышлаулар шактый. Туган якны сагыну, аның гүзәл табигатенә, күркәм кеше­ләренә мәдхия җырлау еш очрый. Бу табигый дә. Чөнки Яңа Калмашта туган Рәмзия Сәлим кызына, туган яклардан аерылып, чит илдә яшәргә туры килгән. Әдәбият, шигърият аңа яшәр көч, илһам бирә. Үзе үк әйтүенчә, ул ритм-рифмага бик та­ләп­чән. Тәкъдим ителгән кулъязмасы нәш­рият­ка тапшырырлык әзер дәрәҗәдә, шигырь­ләренә халыкчанлык, йөгерек тел хас. Берләшмә әгъзалары авторны киңрәк тематикага, гражданлык лирикасына да мөрәҗәгать итәргә чакырды.Таскаклы авылыннан Земфир Әхияров чәчмә әсәрләрен тәкъдим иткән иде. Алар белән танышучылар әсәрләрнең халык авыз иҗатындагы “сөйләк” яисә урыс әдәбиятындагы “байка” жанрына тартымлыгын билгеләде. Мондый юнә­лештәге әсәрләрнең Шәриф Камал, Мирсәй Әмир иҗатында чагылуын әйтеп үттеләр. Чынлап та, Земфир Фәһим улы каләменнән төшкән язмалар чынбарлыкта бул­ган көлкеле яисә драматик хәл-вакыйгаларга нигезләнгән. Аларга динамика, хәрәкәт үсеше хас. Шул ук вакытта образлы сурәтләргә игътибар кирәклеге әйтелде һәм язмалары “Акчарлаклар” альманахына тәкъдим ителде.Гомумән алганда, кулъязмалар уңай бәя алды. Аларны мөхәррир күзлеге аша тагын бер карап чыгып, З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятына тәкъдим итәргә, дигән карар чыгарылды.Күчмә утырыш янә бер тапкыр мондый чаралар кирәклеген, каләм тибрәтүчеләрнең игътибарга, тәнкыйтькә мохтаҗлыгын, алар белән эшләргә кирәк­леген раслады. Язучылар берлегенең эшчәнлеге­нең төп юнәлешләренең берсе нәкъ шул. Яңа тавышлар өстәлеп торганда, һәр төбәк иҗатчылары уртак әдәби агымга үз өлешен керткәндә генә әдәбият яши һәм үсешә ала. Республиканың башка районнарында да һәвәскәр ша­гыйрьләр, язучыларны барлау, аларны һөнәри иҗат юлына җәлеп итү – мәдәниятебезне үстерүнең отышлы бер ысулы була ала. Китаплар дөнья күргән очракта инде аларны тәкъдир итү кичәләрен зурлап үткәрү яшь буын иҗат­чыларына уңай үрнәк бирер иде.Дилбәр БУЛАТОВА.