Бәйге ел саен Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Самара өлкәсенең Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты, шәһәр хакимиятенең мәгариф департаменты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән уза.Быел бәйге “Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз” шигаре астында “Педагог һәм остаз елы”на багышлап уздырылды. Конкурсантларның бер өлеше турыдан-туры катнашса, килә алмаучыларга үз материалларын видеоязмада тәкъдим итү мөмкинлеге дә булды. Көндезге форматтагы номерлар 161гә җитсә, читтән торып — 110, декоратив-сәнгать номинациясендә 60 эш каралды. Катнашучылар вокал, нәфис сүз, бию, инструменталь башкару, декоратив сәнгать номинацияләре буенча көч сынашты. Конкурста Самара, Татарстан, Башкортстан, Чуашия, Пенза, Ырынбур, Ульяновск, Краснодардан һәм Швеция, Чехия, Канада, АКШ, Казахстан, Үзбәкстаннан — барлыгы 500 катнашучы булды. Күләмле чара Самара шәһәренең “Чайка” мәдәният йортында узды.Фестиваль Самарада 2017 елдан бирле
