Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уллары елаткан...

Кичә республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Социаль челтәрләр дулкынландыргыч фотолар белән тулды, дуслар хис-тойгылары белән уртаклашты.Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков улы Марсель белән төшкән фотосы янына: “Шундый дулкынландыргыч көн бүген, күз яшьләре чыгам-чыгам дип кенә тора. Әле генә 1нче сыйныфка барган идек, әй гомернең үтүе, дуслар! Улыма ак юллар, зур уку йортларына керергә язсын. Тик изге кешеләр генә йөрсен яннарында Ходаем. Бәхетле, озын гомерле бул, улым”, - дип язган.Башкортстанның атказанан мәдәният хезмәткәре Илгиз Шәкүров та улы Саматның Соңгы кыңгырау бәйрәмендә дулкынлануын яшермәде: "Көттек-көттек тә, үтте дә китте бу бәйрәм. Бүген мәктәптә иң елак кеше булдым инде әллә... Күңел тула да куя. Дөньялар имин булып, ул-кызларыбыз сугышны белмәсен иде", - диде ул.Егетләргә, әтиләренә охшап, ихлас, күңелгә - матур, эшкә батыр булуларын телик!