Алтмышынчы еллар башыннан алып гасыр ахырына кадәр Башкортстанның җыр сәнгате Шамил Колбарисов исеменнән аерылгысыз булды. Хәер, яңа гасырга кергәч тә, әлеге көннәрдә дә күренекле җырчылар концертларында, чын сәнгатьне аңлаган үзешчәннәрнекендә дә, табын-мәҗлесләрдә, кайчак радио һәм телевидение тапшыруларында ретро, ягъни үткән заман җырлары дип яңгырап, ишетелгәләп тора. Берничәсен генә искә төшерик әле: “Янбикә” (Рафаэль Сафин шигыре), “Үтте бу матур көн”, “Үкенерлек түгел”, “Синең нинди улыңмын мин” (Наҗар Нәҗми), “Яшермәче, иркәм”, “Ана сагышы” (Абдулхак Игебаев) “Их, Уфа кызлары!”, “Уфам, Уфам, гүзәл Уфам”, “Яратам, яратам...” (Ибраһим Абдуллин), “Мактау җырла, шагыйрь!” (Зәйнәп Биишева), “Безнең якка килегез” (Әнгам Атнабаев)...Сәнгатьнең зур бер төре булган музыканы Ислам дине хупламый. Һәм менә гаҗәп хәл: элекке заманнарның шактый күренекле татар һәм башкорт музыкантлары, композиторлары — мулла балалары яки оныклары. Әлбәттә, Совет чорында аларның биографиясендә “ярлы крестьян гаиләсендә”, “колхозчы гаиләсендә” туганлыклары турында языла иде. Шамил Колбарисов та “крестьян баласы” саналды. Дөньялар үзгәрмәсә, аның үз нәселенең унберенче буын дин әһеле булу ихтималлыгы якын торган....Уфадан ерак түгел урнашкан Нөрле авылы мулласы Ахунҗан улына Имамзөфәр исеме куштырган. “Җиңүче имам” дигән мәгънәне аңлата. Малай тәүдә әтисеннән бераз укырга-язарга өйрәнгәч һәм хәзерге Чишмә районындагы Кара Якуп авылы мәдрәсәсендә белем алгач, Уфага — Ислам дөньясында киң билгеле “Галия” мәдрәсәсенә килә. Монда ул Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Шамун Фидаи, Нәкый Исәнбәт, Галимҗан Нигъмәти кебек булачак күренекле шәхесләр белән укый. Аларны Зыя Камали, Галимҗан Ибраһимов белемгә өйрәтә. 1917 елгы вакыйгалардан соң җәмгыятьнең кискен үзгәреше ул чакта 19 яшьтә булган Имамзөфәрнең нәселләрендәге унынчы буын мулла булу хыялын җимерә.Әмма ул, күпчелек дин әһелләреннән аермалы буларак, югалып калмый. Дөнья көтәргә тумыштан оештыру сәләте, “Галия”дә алган дөньяви белеме ул вакыттагы яңа икътисади сәясәткә (НЭП) таянып, туган авылында өч күршесе белән трактор сатып ала да игенчелек белән төшемле шөгыльләнә башлый. Кифая исемле уңган кыз белән гаилә кора. Бер-бер артлы биш малайлары туа. Аларның өчесе — Фәүзи, Шамил, Фаил исән кала.Мәгълүм булуынча, яшь дәүләтнең сәясәте тиз үзгәрә: авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, кулакларны, ягъни булдыклы крестьяннарны, “сыйнфый дошман” тамгасы сугып, эзәрлекләү, юк итү башлана. Бу вакытка инде шактый хәлле тормышлыга әйләнгән Имамзөфәр Колбарисовны, бертуган абыйсы белән бергә кулга алып, 1931 елда Беломорканал төзелешенә җибәрәләр. Йорт-каралтыларын шунда ук сүтеп алып китәләр, өй җиһазларын, кирәк-яракларын урлап бетерәләр. Яшь ана өч улы һәм каенанасы белән урамда торып кала. Аны беркая да эшкә алмыйлар. Фәүзине мәктәптән куып чыгаралар. Бу вакытта Шамилгә — 8 яшь. Ярый әле кардәш тиешле бер авылдаш абзый боларны үзенең землянкасына 4 кешелек гаиләсе янына сыендыра. Түзеп тормаслык эссе землянкага 9 кеше чак сыя. Фәүзи тиз үк чабата үрергә өйрәнеп ала, энеләре аңа ярдәм итә. Өчәүләшеп чабаталарны күтәрәләр дә күрше-тирә авылларга илтеп саталар. Менә шулай ачтан үлмәслек акча эшлиләр.Гаилә башлыгын сөргеннән тиз азат итәләр. 1934 елның декабрендә кайткан көнне үк гаиләсен Уфага алып китә. Берсенең дә өстендә юньле-рәтле кием булмый, шуңа ат чанасына күп итеп печән төйиләр дә, олысы-кечесе шуның эченә күмелеп утыра. Шәһәрдә якын туганнарының бәләкәй генә фатирында өч елга якын унбиш кеше бергә яши. Гаилә башлыгы Башкортстанның балык эшкәртү трестында тәүдә — хисапчы, аннары баш бухгалтер була. Малайлар Уфаның 4нче мәктәбендә (хәзер анда — Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы) укуын дәвам итә.Колбарисовлар 1937 елда Нижегородка бистәсендә бәләкәй генә йорт сатып алып, шунда ныклап төпләнәләр. Шул ук елда 14 яшьлек Шамил Уфа геология-разведка техникумына укырга керә. “Туйганчы ашарга азык, юньләп йокларга вакыт булмау сәбәпле, мин шулкадәр бәләкәй идем, 1939 елда Себергә практикага баргач, икмәк, шоколад, төрле ризыкларны туйганчы ашый башлагач, өч-дүрт айда әкият батыры кебек буйга үсеп, беләккә көч туплап кайттым. Өйдәгеләр мине танымый тордылар”, — дип хәтерләде ул соңыннан. (Күренекле композитор Шамил Колбарисов 79 яшендә язучы Фәнис Янышевка интервью биргән иде. Колбарисовларның нәсел тарихы, композиторның балачактан башлап бөтен тормышы, эшчәнлеге, иҗаты шактый киң яктыртылган бу әңгәмә “Тамаша” журналының 2002 елгы 2нче санында басылды. Минем бу мәкаләдә дә андагы кайбер факт-мәгълүматлар файдаланыла. Гомумән, заманында матбугатта, музыка сәнгате турындагы җыентыкларда, әсбапларда бу шәхескә кагылышлы материаллар күп булды).1941 елда техникум тәмамлап, техник-геолог булып эшкә китәргә җыенып йөргәндә сугыш башлана. Егетне армиягә алалар һәм Свердловскидагы хәрби очучылар мәктәбенә җибәрәләр. Бераз шунда укыгач, 200 тапкыр үзаллы очыш ясагач, белем алуны, һөнәр үзләштерүне Ленинградтан Троицк шәһәренә эвакуацияләнгән авиатехниклар училищесында дәвам итә. Аннары 1943 елның март аенда авиаэскадрилья техник-механигы булып фронтка барып керә. 20 яшьлек егет 12 самолетның сугыш кораллары өчен җавап бирә. Хәтта яңалыклар, хәзергечә әйткәндә, рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Мәсәлән, пулеметның атуын самолет пропеллеры әйләнүенә яраштырган механик җайланма эшли. Ни генә булмасын, сугыш аның хәтерендә ялсыз, йокысыз, газаплы эш булып калган.Нинди хәлләрдә дә адәм баласы яктыга, гүзәллеккә омтыла бит ул. Яугирләр 1944-45 елларда, җиңүнең безнең якта булачагы бераз төсмерләнгәч, җаен табып, концертлар куя башлыйлар. Аларны оештыру Шамилгә йөкләтелә. Үзе режиссер да, музыкант та, җырчы-солист та, биюче дә була. Чөнки сәнгать аның йөрәгендә үзен белгәннән бирле яши. Кечкенәдән җырлый, бии, үзен артист итеп тоя. 4нче мәктәпкә укырга кергәч үк әле, укытучылар тәкъдиме белән, Башкортстан радиокомитетының балалар хорына йөри башлый һәм анда берничә ел солист булып чыгыш ясый. Бәләкәй чакта тавышы үтә яңгыравыклы була, “тәрәзәләр зеңләп тора”, — дип тә әйтәләр хәтта. Фронтта җырлаганда тавышының көчле генә түгел, ярыйсы ук моңлы булуын үзе дә тоя. Ә инде геология-разведка техникумына керүе бу һөнәрне яратудан түгел, әти-әнисе җитди шөгыль сайларга тәкъдим итүеннәндер.Шуңа күрә 1945 елның җәендә хәр-би хезмәттән кайту белән үк Уфа музыка училищесының вокал бүлегенә керә. Уку программасы һәм укытучылар белән танышып, укуын җайга салгач та Башкорт дәүләт академия драма театрына килә дә, җитәкчеләрен табып: “Минем сездә артист булып эшлисем килә!” — ди. Директор белән баш режиссер аптырап калганнарын фронтовик егеткә белгертмиләр. Икенче көнне үк җыелышып, моны җырлатып карыйлар, ошаталар. Приказ язып, драма артисты итеп эшкә алалар. Аның килүенә коллективта шатланалар, чөнки Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасы электән байтак еллар барган һәм, Хәлил роленә артист булмау сәбәпле, тукталып торган икән.Шулай итеп, техник-геолог белемле, фронттагы элекке баш техник-механик, музыка училищесының беренче курс студенты данлыклы театрыбыздагы популяр спектакльдә төп рольне башкарырга сәхнәгә чыга. Гаҗәп хәл: каушауның әсәре дә булмый. Бәлки, монда Галиябану ролендәге легендар актриса Рәгыйдә Янбулатованың сәхнәдә үзен иркен, табигый тотуы да булышлык иткәндер. Егет тәүге сынауны уңышлы үтә.1947 елның көзе. Шамилнең спектакльдә җырлаганын ул чактагы яшь композитор, Мәскәү консерваториясендә осталыгын камилләштерүче Заһир Исмәгыйлев та яратып тыңлаган икән. “Сиңа, кустым, тавышыңны үстерергә, моның өчен Мәскәүгә китәргә кирәк”, — ди. Һәм ул егетне, училищеның өченче курсын тәмамлау турындагы документлары белән бергә, П.И. Чайковский исемендәге консерваториянең вокал бүлегенә алып китеп урнаштыра. Шамил композиция бүлегендә укучы Рәфыйкъ Сәлмәнов белән тулай торакта бер бүлмәдә яши. Беркөнне Рәфыйкка конкрет бер шигырьгә музыка язарга кушканнар. “Әйдә, шул шигырьгә икебез дә язып карыйк”, — дип тәкъдим итә дустына. Шамил кызыгып китә. Матур гына көй килеп чыга. Дәртләнеп тагын яза. Аның берничә җырын ноталары белән бергә тиешле кешеләргә алып барып күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, Шамил дә Рәфыйкъ дусты белән композиция бүлегендә укый башлый. Монда әле безнең якташлардан Нариман Сабитов, Халик Заимов, вокал бүлегендә Хөсәен Мәҗитов, Рәйсә Галимуллина да укып йөри икән.Нөрле егетенә СССРның булачак данлыклы композиторлары Андрей Эшпай, Серафим Туликов, Роман Щедрин белән курсташ булырга туры килә. Дмитрий Шостакович, Давид Ойстрах белән аралаша, җырчылар Иван Козловский, Сергей Лемешевның сәхнәләрдә яңгыраган тавышларына соклана. Берьюлы ике бүлеккә дәресләргә йөрсә дә, яхшы укый, иң югары булган Сталин стипендиясен алуга ирешә.Җыр, музыка, бию Шамилнең күңелендә балачактан ук урын алса да, балет спектаклен ул беренче тапкыр 1945 елда Уфага кайткач кына күрә. А. Пушкинның “Бакчасарай фонтаны” буенча куелган тамаша була бу. Фронтовик егет шундагы Зарема ролендәге Галия исемле кызга гашыйк була. Галия Хафизова — үтә фаҗигале язмышлы кыз бала. Бишбүләк районындагы Азнай авылында бик фәкыйрь гаиләдә туа. Өскә кием булмаганлыктан, балалар кыш урамга да чыга алмый. Ана кешенең бертуган абыйсы, язучы Төхфәт Янәби, балалары булмау сәбәпле, Галияне үзләренә тәрбиягә ала. 1935 елда кыз Ленинград хореография училищесына укырга кабул ителә. Анда ул Шаһит Ходайбирдин, Даут Юлтый, Сара Садыйкова кызлары белән бергә балет сәнгате серләренә өйрәнә. Т. Янәби репрессиягә эләгеп атып үтерелгәндә дә Галия сыгылып төшми, укуын тәмамлап, 1941 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә кайта.Ике яшь йөрәк 1947 елда чәчләрен чәчкә бәйли. Уллары Камил, кызлары Айсылу туа һәм алар икесе дә укып, һөнәр алып, җәмгыятьтә үз урыннарын таба.Шамил Колбарисов 1952 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлап Уфага кайта. Үзен сагынып көткән опера һәм балет театрына эшкә урнаша, шунда 16 ел эчендә 50дән артык опера партиясе башкара. Сәхнәдә ул бик тиз популярлык яулый, уңышлар һич көттермичә килә. 1955 елда Мәскәүдә үткәрелгән Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнаша. Заһир Исмәгыйлев белән Баязит Бикбай иҗат иткән “Салават Юлаев” операсында карт яугир Сураман һәм Емельян Пугачев партияләрен җырлый. Гаять зур уңыш казанган тамаша башкаланың Зур театрында бара, анда СССРның ул чактагы иң югары җитәкчеләре Георгий Маленков, Вячеслав Молотов, Климент Ворошилов, Николай Булганин, Никита Хрущев шәрәфле кунаклар булып залда утыра. Якташларыбызның башка опера, балет һәм драма спектакльләрен дә зал тулы Мәскәү тамашачылары карый һәм ихлас алкышлый. Шактый өлкәнәйгән көннәрендә Шамил Зөфәр улы боларны искә төшереп, 1997 елда үткәрелгән шундый ук чарада Мәскәү заллары Башкортстаннан алып барылган тамашачылар белән тутырылуына чиксез аптыравын белдерә.Илленче еллар уртасында Уфа сәхнәсендә Тихон Хренниковның “Давылга табан” операсы куела. В. И. Ленин образында сәхнәгә чыккан Шамил Колбарисовны тамашачылар шулай ук бик җылы кабул итә. Көчле кул чабулар белән каршы алалар, спектакль тәмамлангач, озак сәхнәдән җибәрми торалар, үзләрен тере юлбашчыны күргәндәй хис итәләр. Ул заманда милли репертуарда булган “Акбузат”, “Карлыгач”, “Айсылу” операларындагы төп партияләрдә шулай ук уңышлы чыгыш ясый. Бу театрда эшләгәндә байтак опера һәм оперетталарның режиссеры да була.“Операга караганда мин опереттаны ныграк яраттым, — дип сөйләде ул югарыда телгә алынган әңгәмәдә. — Мәскәүдә укыганда андагы театрларда булган барлык оперетталарны да карарга тырыштым. Алар чәнечкеле юмор белән кешеләргә изгелек энергиясе һәм бәйрәм хисе бирәләр. Оперетта — ул чагу матур музыка, җыр һәм бию! Шатлыклы тойгылар белән яшәү — тормышымның кагыйдәсе. Шуңа күрә оперетта язу күптәнге хыялым иде. Режиссурада үземне тәүдә опереттада сынап карадым. Азәрбайҗан композиторы Х. Хаҗибәковның “Аршин мал алан”ын сәхнәләштердем. Театрда бергә эшләгән дуслар, сәнгать әһелләре минем режиссурага югары бәя бирде. Оперетта һәм музыкаль комедияләрдәге рольләремне дә яратып башкара идем. З. Исмәгыйлевның “Кодача” музыкаль комедиясендәге Ильяс һәм Әхмәт партияләрен әле дә искә төшереп җырлап алам.Шәриф Биккол шигырьләренә байтак көй язган кеше буларак, бер очрашып сөйләшкәндә дәртләнеп киттек тә оперетта эшләргә булдык. Тәүдә “Бер кабынса гыйшык уты” дигән комедия яздык. Диалогларны, көлкеле хәлләрне бергә уйладык. Опереттаның премьерасы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән үтте. Мин анда дүрт сыйфатта — текст автордашы, композитор, куючы режиссер һәм төп рольне башкаручы булдым. Опереттада 18 җыр, аларның кайберләре әле дә башкарыла. “Яз килә!” дигәнен Башкортстан радиосы Даһи Бакиров һәм Җиһания Рәхмәтуллина башкаруындагы язманы һәр яз саен яңгырата. Опереттада театрыбыз йолдызлары Габдрахман Хәбибуллин, Мәгафүрә Сәлигаскәрова, Мәдхия Әхмәтҗанова, Зәки Мәхмүтов катнашты...Драма театрындагы музыкаль комедияләрне оперетта дәрәҗәсенә күтәрергә тырыштым. 1968 елда булса кирәк, Ибраһим Абдуллин “Их, Уфа кызлары” дигән пьесасын укыды. Комедиягә тартым бу әсәр шулкадәр ошады, мин аны сорап алып өйдә тагын да игътибар белән укып чыктым. Пьесадагы вакыйга Бөек Ватан сугышында фронтка якын аэродромда бара. Очучылар, техниклар, зенитчылар. Авиация эскадрильясы янындагы зенитчыларны Уфа кызлары белән тулыландыралар. Ә очучылар боларга гашыйк була. Хәтта минем хезмәт иткән авиаэскадрилья частенда булган вакыйга кебек кабул ителә. Темасы күңелгә шулкадәр якын. Әсәрне янә укып чыккач, Ибраһим Абдуллинга тәкъдим ясадым: “Давай, музыкаль комедия итеп эшлик!” Ул һичсүзсез риза булды. 1969 елда академия театрында “Их, Уфа кызлары!” музыкаль комедиясе тамашалары зур аншлаг белән башланды һәм төрле театрлар сәхнәләрендә 30 ел буе барды. Аның режиссеры да мин идем. Әйткәндәй, бу музыкаль комедияне Стәрлетамак дәүләт драма театрында 1995 елда тагын бер тапкыр куйдым. Бу драматург белән минем иҗади бәйләнеш бик әйбәт булды. Аның “Яратам, яратам” һәм башка спектакльләренә дә музыка яздым...”Шамил Колбарисов 1968-78 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә солист, режиссер, сәнгать җитәкчесе, 1978-89 елларда академия театрында музыка бүлеге мөдире булып эшли. Бу чорда ул музыкаль яктан бизәгән спектакльләр саны 40тан артып китә. Җырлар яза башлавы консерватория студенты чорына туры килүе турында телгә алынды инде. Композиторлыкны ул театр режиссеры һөнәре белән чагыштыра торган була. Режиссер булу өчен белем генә түгел, тормыш тәҗрибәсе, актер осталыгы һәм фикер тирәнлеге кирәк. Ул кабинетта гына көй язып утыруны күз алдына китерми, көйләре тормыш эчендә, җырлап туа. Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр иҗат итә. Зур күләмле сәнгать чаралары оештыру да еш кына аңа йөкләтелә: ул аларның сценариен яза, үзе үк режиссеры һәм дирижеры була.Шамил Колбарисов СССР Композиторлар берлегенә кабул ителә. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аңа “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе”, “БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән югары исемнәр бирелә.Башкортстанның музыка, театр сәнгатендә җуелмаслык якты эзләр калдырган күпкырлы талант иясе 81нче яше белән барганда 2004 елда вафат булды.Фәрит Фаткуллин.
Алтмышынчы еллар башыннан алып гасыр ахырына кадәр Башкортстанның җыр сәнгате Шамил Колбарисов исеменнән аерылгысыз булды. Хәер, яңа гасырга кергәч тә, әлеге көннәрдә дә күренекле җырчылар концертларында, чын сәнгатьне аңлаган үзешчәннәрнекендә дә, табын-мәҗлесләрдә, кайчак радио һәм телевидение тапшыруларында ретро, ягъни үткән заман җырлары дип яңгырап, ишетелгәләп тора. Берничәсен генә искә төшерик әле: “Янбикә” (Рафаэль Сафин шигыре), “Үтте бу матур көн”, “Үкенерлек түгел”, “Синең нинди улыңмын мин” (Наҗар Нәҗми), “Яшермәче, иркәм”, “Ана сагышы” (Абдулхак Игебаев) “Их, Уфа кызлары!”, “Уфам, Уфам, гүзәл Уфам”, “Яратам, яратам...” (Ибраһим Абдуллин), “Мактау җырла, шагыйрь!” (Зәйнәп Биишева), “Безнең якка килегез” (Әнгам Атнабаев)...Сәнгатьнең зур бер төре булган музыканы Ислам дине хупламый. Һәм менә гаҗәп хәл: элекке заманнарның шактый күренекле татар һәм башкорт музыкантлары, композиторлары — мулла балалары яки оныклары. Әлбәттә, Совет чорында аларның биографиясендә “ярлы