Илнең аграр сәясәтендә сөтчелек тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге бурыч экспорт мөмкинлекләрен арттыру белән генә бәйле түгел. Русиялеләр сөт продуктларын куллануда алга киткән илләрдән калыша. Санитар норма буенча, мәсәлән, бер кеше елына уртача 325 килограмм сөт һәм сөт продуктлары кулланырга тиеш булса, илдә бу күрсәткеч узган ел 165,5 килограммнан артмаган. Шул ук вакытта, Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге советы рәисе Людмила Маницкая сүзләренә караганда, илдә соңгы 10 елда сөт җитештерү күләме, елдан-ел арта барып, узган ел 32,6 миллион тонна тәшкил иткән. Шунысы да игътибарга лаек: җитештерүнең үсүе маллар саны арту белән аңлатылмый. Киресенчә, аграр предприятиеләрдә генә түгел, шәхси хуҗалыкларда да сыер маллары кими. 1990 елда, мәсәлән, илдә терлекләр саны 57 миллион баш тәшкил иткән булса, 2020 елда — 18 миллион, ә узган ел 17,5 миллион баштан артмаган. Федераль чиновник билгеләвенчә, илдә ел саен 200-300 мең баш, шул исәптән 100 мең баш савым сыеры кими. Димәк, үсеш терлекләрнең продуктлылыгын арттыру белән аңлатыла дигән сүз. Башкортстандагы казанышлар – моңа ачык мисал. Мәгълүм булуынча, берничә ел элек Башкортстанны “Русиянең сөт башкаласы” дип билгеләгәннәр иде. Узган ел йомгаклары буенча, терлекчелек продукциясе җитештерүдә ил төбәкләре арасында — бишенче, ә савым сыерлары һәм сөт савып алу күләме буенча илдә икенче урында булды. Соңгы елларда тармакта күрсәткечләрнең берникадәр кимүе корылык аркасында җитәрлек күләмдә һәм сыйфатлы мал азыгы хәзерләп булмауга бәйле булды. 2022 елда аңа кадәр булган югалту тергезелгән һәм тармак буенча 2021 елгы дәрәҗәдән 30 процентка күбрәк продукция җитештерелгән.“Терлекчелек — республика авыл хуҗалыгының традицион көчле тармагы һәм тулай аграр продукциянең яртысыннан күбрәк өлешен алып тора. Сөт терлекчелеге елдан-ел нәтиҗәлерәк эшли. Шул ук вакытта, республикада сөт чималы эшкәртү куәтләре нибары 60 процентка гына файдаланыла. Башкортстанның әйдәүче шундый 50 заводы елына 1 миллион тоннага кадәр чимал эшкәртә. Тармактагы яхшы күрсәткечләр – нигездә, терлекчелектә эре инвестицион проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсе. 2018 елдан башлап сөтчелек юнәлешендә гомум бәясе 12 миллиард сумлык 18 эре проект гамәлгә ашырылды. Якын елларда тагын 14 сөтчелек фермасы сафка басачак. Гомумән, бишьеллык перспективада республикада индустриаль фермалар санын 50гә җиткерү максатын куябыз”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.Башкортстан федераль дәрәҗәдә бирелгән югары бәяне яңа казанышлары белән ныгыта. Гомумән, Русиянең аграр экспортын үстерүгә һәм илнең азык-төлек хәвеф-сезлеген тәэмин итүгә республика зур өлеш кертә. Ә терлекчелек юнәлешенең аграр тармакны үстерүдә “драйвер” булуы соңгы елларда ныграк күренде. — Аграр хуҗалыкларда җитештерүне арттыруда беренче чиратта ярдәм итү юнәлешендәге федераль һәм республика инструментлары яхшы этәргеч бирә, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Узган ел, мәсәлән, сөт терлекчелеген үстерүгә бирелгән субсидия күләме 1,3 миллиард сумнан артты. Әйткәндәй, күптән түгел эш сәфәре белән Башкортстанга килгән Русия Сөт җитештерүчеләр берлегенең генеральный директоры Артем Белов республикада югары җитештерүчәнле заманча сөтчелек фермалары төзүдә җитди дәүләт ярдәме күрсәтелүен ассызыклады һәм технологик җиһазлар сатып алуда субсидияләр бирү тәҗрибәсенең киләсе елдан федераль дәрәҗәдә таратылачагын белдерде.Министрлыктан алынган оператив мәгълүматлар буенча, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары ел башыннан май аеның беренче ункөнлегенә 269,5 мең тонна сөт җитештерде. Күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,6 мең тоннага күбрәк.Чакмагыш районы ышанычлы рәвештә беренче урында бара. Биредә тәүлегенә 210 тонна сөт җитештерелә. Ел башыннан район хуҗалыклары 27,2 мең тонна, ягъни, узган елгы дәрәҗәдән 2,4 мең тоннага күбрәк сөт савып алды.— Кышлату чорын уңышлы тәмамладык. Җәйләү чорына аяк басабыз. Хуҗалыклар иң күп сөтне шушы вакытта җитештерә. Соңгы елларда, гомумән, терлекчелеккә, атап әйткәндә, токымчылык эшенә һәм фермаларны модернизацияләүгә, азык базасын яхшыртуга игътибар бирүебез эзсез калмады. Узган ел 66 мең тонна, ягъни, 2021 елдагы күрсәткечтән 3 мең тоннага күбрәк сөт җитештердек. Быелгы максатыбыз — 70 мең тоннага җиткерү. Әлеге вакытта район буенча һәр сыердан көндәлек уртача савым 30 килограммга якынлаша, — ди район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов. Белешмә. Районның “Базы” һәм “Герой” хуҗалыклары инвестпроект кысаларында яңа терлекчелек биналары төзүне дәвам итә. “Базы” җәмгыяте әлеге вакытта көн саен 90 тоннадан күбрәк, ягъни, тулай район күрсәткеченең 40 проценты күләмендә сөт җитештерә. “Герой”да бу күрсәткеч — 58 тонна. Яңа сөтчелек комплексларын сафка бастыру киләсе елда җитештерүне байтакка арттырырга булышлык итәчәк.Чакмагыш дистәләрчә еллар дәвамында республикада токымчылык эше яхшы оештырылган районнарның берсе булды. Биредәге 10 аграр предприятиенең җидесе токымчылыкка махсуслашкан. Башка районнарга да токымлы мал күп сатыла. Төрле категориядәге хуҗалыкларда терлек санын ишәйтүдә генә түгел, ә токымлы маллар исәбенә көтүне даими яңартып торуда да алар мөһим роль уйный. “Алга” — районда иң күп сыер малы асралган хуҗалыкларның берсе. Җәмгыятьтә 100дән артык кеше эшли, шуларның 60ка якыны — терлекчелектә.— Бездә өч авылда ферма бар, — ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Алмаз Аллаяров. — Икесендә — савым сыерлары, берсендә таналар үстерелә. Тармакта 1350 баш терлек асрала, шуның 687се — савым сыерлары. Чуртанбаш бригадасында гына ферма юк иде, анда да төзиячәкбез. Узган ел һәр сыердан уртача 5648 килограмм сөт савып алдык. Аннан алдагы елдагы корылык күрсәткечләрне бераз киметте. Әле көн саен Бәләбәй заводына 10-12 тонна сөт озатабыз. Бу узган елдагыдан 3 тоннага күбрәк. Сөткә ихтыяҗ зур. Хуҗалыкның ышанычлы керем чыганагы да ул — терлекчелек. Арзанлы мул сөт чорына әзерлек белән керәбез. Җәйге лагерь — Имәнлекулга якын иркен җәйләү җирендә. Назыйф Хәмәтҗановның балта осталары бригадасы апрель ахырына ук җәйге лагерьларны тәртипкә китергән. Җәй айларындагы сөт муллыгы Рим Фазлыев, Рафаэль Мифтахов һәм Динар Шигаев кебек көтүчеләр тырышлыгына да бәйле булачак. Ә “Алга” хуҗалыгының район күләмендә алда баруына савучылар Эльза Саматова, Әлфия Мифтахова, Зөлфия Хәлкаева зур өлеш кертә. — Районда 23 ферманың җидесендә маллар җәйге лагерьларга чыга, — ди районның баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов. — Калганнарына яшел азыкны ташып ашатабыз. Чакмагышлылар, һичшиксез, сөт җитештерүне арттыру буенча барлык мөмкинлекләрне дә кулланачак. Эш шартларының камилләшүе, токымлы маллар саны арту да шушы максатка юнәлтелә. Алда торган иң зур бурыч — мал азыгы кампаниясен оешкан төстә башлап, ышанычлы терлек азыгы запасы туплау. Кызганычка каршы, сөтнең сатып алу бәяләре генә түбәнрәк. Ил буенча шул хәл: җәйге чорда эшкәртүчеләр сөтне арзанга сатып ала. Ел башыннан аның бер литрына хак 6 сумга кадәр кимеде. Исәпләүләр буенча, сөт җитештерүнең рентабельлелеге кимендә 30 процент булганда гына аны җитештерүчеләр иркенрәк яши ала, диләр Чакмагышта.Олег Төхвәтуллин.Чакмагыш районы.