Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Авыл мәдәниятен автоклублар үстерә

Автоклубларны сатып алуга ике ел эчендә 46,9 миллион сум федераль акча бүлеп бирелгән. Аның уртача бәясе 4,6 миллион сум тәшкил итә. Автоклуб фургоны сәхнәгә, кинотеатрга, китапханәгә әверелә, моның өчен аларда барлык кирәкле җиһазлар бар: монтажланган сәхнә, тавыш һәм яктылык җиһазлары, чыбыксыз микрофоннар, микшерлар, шулай ук автоном электр энергиясе чыганагы. Алар базасында төрле мәдәни-киңкүләм һәм бәйрәм чараларын үткәрүдән тыш, белем бирү-мәгърифәтчелек максатларында кулланыла, мәсәлән, лекцияләр, музей һәм китапханә күргәзмәләре, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре, кинофильмнар һәм спектакльләр күрсәтеп була. Мәдәният министры билгеләвенчә, автоклублар килгән көннән башлап, өч ел эчендә стационар мәдәният йорты яки концерт залы булмаган торак пунктларга 2500 чыгу оештырылган, аларда 460 меңнән артык тамашачы булган. Автоклубларның төп эш юнәлеше — патриотик мәгърифәт һәм тәрбия.