Динар Нәбиуллин белән бүген хушлашачаклар.Динар 1988 елның 1 декабрендә Әрнеш авылында туган. 2004 елда Николаевка авылында төп мәктәпне тәмамлаган, аннары Борай авылындагы 154нче СПТУга укырга кергән, тракторчы һөнәрен алган.2007 елда срочный хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәт срогы тәмамланганнан соң Сургутка күченә, «Сургутмебель» җәмгыятендә йөк төягеч йөртүче булып урнаша. Өйләнгән, алты яшьлек улы бар.2022 елның 28 октябрендә Сургуттан мобилизацияләнә. «Нәбиуллин Динар Дамир улы Борай районының горурлыгы булыр. Аның турындагы истәлек якыннарының, туганнарының, иптәшләренең күңелендә мәңге калыр, ә батырлыгы онытылмас», – дип яза район башлыгы Рушан Гәрәев.Динарны белүчеләр социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу сүзләре язган. Якыннарының, туганнарының кайгысын без дә уртаклашабыз.